Белми калма
“Рәхәт яшибез!”: татар гаиләсе турында сериал төшерелә
Бүген ТНВ телерадиокомпаниясе беренче татарча ситком (телевизион сериал-комедия) төшерә башлады. Ситком илле серияле булачак, дип планлаштырыла.
“Рәхәт яшибез!” дип аталучы сериалның үзәгендә авылдан шәһәргә күченеп килгән гаилә тарихы булачак. Аны төшерү өчен бер бинаны кино төшерү мәйданчыгы итеп җиһазлаганнар. Бүгеннән башлап көн дә бер серия төшереләчәк. Бер серия 26 минут дәвам итәчәк.
“Ситком төшерү минем күптәнге хыялым иде. Төшерү мәйданы да үзенчәлекле – махсус корылган павильон. Мондый мәйданда төшерүнең күп уңайлыклары бар. Ул кышка да, җәйгә дә, төнгә дә, кояшка да карамый. Зур шәһәрләрдә, әйтик, Мәскәүдә гел шулай төшерәләр. Татарстан өчен яңалык бу”, - диде режиссер Алмаз Әкбәров.
Бу хакта тулырак: /tatar-inform.tatar/

“Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов “Халык ничек карый, халыкка ничек ошый, шуның кадәр алып барачакбыз. “Санта-Барбара” кебек 2 мең серия булмаса да, егермедән күбрәк булыр дип ышанам. Егерме дә аз, илле булса, шәп булачак”, диде.
“Ситком төшерү минем күптәнге хыялым иде. Төшерү мәйданы да үзенчәлекле – махсус корылган павильон. Мондый мәйданда төшерүнең күп уңайлыклары бар. Ул кышка да, җәйгә дә, төнгә дә, кояшка да карамый. Зур шәһәрләрдә, әйтик, Мәскәүдә гел шулай төшерәләр. Татарстан өчен яңалык бу”, - диде режиссер Алмаз Әкбәров.
Сценарийны бер төркем язучылар – Ркаил Зәйдулла, Аманулла, Ләбиб Лерон, Рөстәм Кәримуллин, Альберт Шакиров, Рәмис Нәҗмиев, Айсылу Хафизова язган. Идея авторы - Мансур Гыйләҗев.
Бу хакта тулырак: /tatar-inform.tatar/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
-
5 сентября 2025 - 14:31
МӘКТӘП КАНИКУЛЛАРЫ КАЙЧАН БАШЛАНА?
Нет комментариев