Белми калма
«ҺӘР ХӘРЕФЕ 28 МЕҢ ДОЛЛАР ТОРА!»
1923 елның 13 июлендә Калифорниядәге Маунт-Ли тавында атаклы Hollywood язуы барлыкка килә. Беләсегез килсә, баштарак бу нибары
Лос-Анджелес читендәге яңа кварталларның атамасы гына була, бу районны Hollywoodland дип йөртәләр. Әмма көтмәгәндә-уйламаганда бу язу "Хыяллар фабрикасы"ның символына әверелә.
Язуны ел ярымнан соң алып ташларга тиеш булалар. Әмма калдыралар. 1939 елга ул җимерек хәлгә килә, ремонт таләп итә башлый. 1949 елда аны торгызу эшләрен башлап җибәрәләр. "land" дигән койрыгын алып ташлыйлар.
1970 елга язу янә таушала. Аны торгызу эшләрен бу юлы спонсорлардан җыелган акчага башкарып чыгалар. Бар дөньяга таныш булган Hollywood сүзенең тау битендәге һәр хәрефе 28 мең долларга төшә. Яңа язу Голливудның 75 еллыгы тантанасында рәсми рәвештә "ачыла". Тантананы туры эфирда күрсәтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев