ПСИХОЛОГЛАРГА ИХТЫЯҖ АРТКАН
Пандемия чорында психологик ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан. Моның сәбәпләре берничә: аралашуны чикләү, авырудан курку, изоляция, башкалар өчен курку. Бу турыда Татарстан республикасы премьер министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде. Тулырак безнең язмада.
26 март көнне онлайн режимда белгечләрнең эштә “януы”на багышланган фәнни-гамәли конференция узачак. Анда Германия, Чехия һәм Татарстан галимнәре үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак, психологик ярдәмнең актуаль ысуллары турында сөйләшәчәк.
– Без үз халәтебезгә күбрәк игътибар бирә башладык. Күп кешене курку биләп алды. Ешрак аралаша, үз хис-кичерешләрбез белән ешрак уртаклаша башладык. Беренче вакытта авыручылар бу мәгълүматны бик авыр кабул итте, күп кеше психологларга мөрәҗәгать итә башлады, - дип сөйләде премьер министр урынбасары.
Алга таба, изоляция сәбәпле, татарстанлылар психологларга гаилә мәсьәләләре буенча күпләп мөрәҗәгать итә башлаган. Уку елы башлангач, бу кимегән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
-
5 сентября 2025 - 14:31
МӘКТӘП КАНИКУЛЛАРЫ КАЙЧАН БАШЛАНА?
Нет комментариев