Белми калма
ПРОПУСКЛАР КИРӘКМИ, МАСКА ҺӘМ ПЕРЧАТКАЛАР МӘҖБҮРИ
Билгеле булганча, 12 майдан башлап, республикада пропусклар режимы бетерелә. Эш урыныннан белешмәләр дә кирәк булмаячак. Аның каравы, хәзер урамга чыкканда маска һәм перчаткаларсыз булу тыела.
Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина белдергәнчә, перчаткалар безне авыз, борынга кагылудан чикләп тора.
«Сез кулыгызны юарга онытырга мөмкинсез, ә перчаткаларны салачаксыз. Кирәк булмаган кешеләр белән аралашмау сорала. Кунаклар чакырудан да тыелыгыз» - дип белдерде җитәкче.
Маска кимәүчеләр контрольдә тотылачак. Чөнки алар авыруны башка кешеләргә йоктырырга мөмкин. Чөнки бүген авыручыларның 60 проценты симптомнарсыз авырый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
-
5 сентября 2025 - 14:31
МӘКТӘП КАНИКУЛЛАРЫ КАЙЧАН БАШЛАНА?
Нет комментариев