«ПОЛИЦИОНЕР»: ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА ЧИРАТТАГЫ ПРЕМЬЕРА!
Спектакльнең жанры – музыкаль комедия. Режиссер – Туфан Имамутдинов, рәссам – Екатерина Галактионова (Мәскәү); композитор һәм дирижер – Ильяс Камал; хореограф – Марсель Нуриев; ут кую буенча рәссам – Николай Романов (Санкт-Петербург). Автор – Илгиз Зәйниев. Спектакльдә шулай ук театр оркестры чыгыш ясый.
Спектакльдә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты – Зөфәр Харисов; Татарстанның халык артисткасы – Зөләйха Хәкимҗанова; Татарстанның атказанган артистлары – Ренат Шәмсетдинов, Алмаз Фәтхуллин, Рөстәм Гайзуллин, Харис Хөснетдинов, Гөлчәчәк Хафизова, Зөлфия Вәлиева, Гөлназ Нәүмәтова, Гүзәл Гайнуллина һәм яшь артист – Эдуард Никитин катнаша.
«Полиционер» спектаклендәге вакыйгалар милициядән полициягә күчеш чорында бара.
Исеме җисеменә туры килмәгән Идеал атлы участок милиционеры, переаттестация үтеп, полиция хезмәткәре буласы килә. Ләкин ул хокук саклау органнарында озак еллар эшләсә дә (лаеклы ялга бары бер ел гына калган!), отделда иң начар күрсәткечләр биргән участок милиционеры санала. Аның бер протоколы, бер ачылган җинаяте юк. Бер эше дә судка барып җитмәгән. Ә озакламый переаттестация! Әгәр дә тиз арада күрсәткечләрен яхшыртмаса, Идеалның бар хыялы челпәрәмә киләчәк...
Әмма “йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын” – ди бит, халык. Җәмгыятьтәге кайбер күренешләрне фаш иткән әлеге музыкаль спектакльдә төп геройга авылдашлары, хезмәттәшләре һәм, билгеле инде, әти-әнисе ярдәмгә килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 августа 2026 - 10:44
ЧАЛЛЫНЫҢ 400 ЕЛЛЫГЫНДА САЛАВАТ ФӘТХЕТДИНОВ ҺӘМ СЕРГЕЙ ЛАЗАРЕВ ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
-
10 августа 2026 - 10:42
КАЗАН 2028 ЕЛДА СУ СПОРТ ТӨРЛӘРЕ БУЕНЧА ЕВРОПА ЧЕМПИОНАТЫН КАБУЛ ИТӘРГӘ МӨМКИН
-
7 августа 2026 - 13:00
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА БДИНЫ ДӘҮЛӘТ ИМТИХАННАРЫНА АЛЫШТЫРЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
7 августа 2026 - 12:57
«ҮЗ ТЕЛЕМ» НӘТИҖӘЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Нет комментариев