ПЕРЬМНӘН 16 ЯШЬЛЕК РӘССАМ ЯСАГАН БИЛЛИ АЙЛИШ - VOGUE ЖУРНАЛЫ ТЫШЛЫГЫНДА
Пермьнән 16 яшьлек үсмер ясаган Билли Айлиш портретын Vogue журналы тышлыгында бастырганнар. Әлеге номерның макеты Инстаграм челтәренә урнаштырылган.
Чайковский шәһәрендә яшәүче Анастасия Билли Айлишның сурәтен аның туган көне уңаеннан ясаган. Әлеге фотоны исә үз Инстаграмына “Туган көнең белән!” дигән сүзләр белән якынча 7 атна элек урнаштырган.
Vogue журналы вәкилләре исә Анастасияне Билли Айлиш аша тапканнар. Бактың исә, җырчы яшь рәссам иҗатын социаль челтәр аша күзәтеп барган икән.
Журналда эшләүчеләр сүзләренә караганда, кыз озак вакыт бу вакыйганың чын булуына ышанмаган – үзен шаярталар кебек тоелган. Шуңа күрә Анастасиягә тышлыкның русчага тәрҗемә ителгән вариантын җибәрергә туры килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 октября 2026 - 11:24
РАКЕТА КУРКЫНЫЧЫ БУЛГАНДА УКУЧЫЛАР НИШЛӘРГӘ ТИЕШ?
-
15 октября 2026 - 11:31
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНА РОССИЯ ХАЛЫКЛАРЫ ӘДӘБИЯТЫ ӘСӘРЛӘРЕ КЕРТЕЛӘЧӘК
-
14 октября 2026 - 11:42
ВУЗГА ИМТИХАНСЫЗ КЕРҮ МӨМКИНЛЕГЕ ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕНӘ ГЕНӘ КАЛЫРГА МӨМКИН
-
14 октября 2026 - 11:38
2027 ЕЛДАН ЮГАРЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЙӨКЛӘНЕШЕ КИМИЯЧӘК
Нет комментариев