Белми калма
Осталыкта ярыш: руль артында – яшьләр
Казанда машина йөртү осталыгы буенча республикакүләм бәйге йөздән артык катнашучыны үзенә җыйды: Татарстан башкаласында 16-18 яшьлек егет һәм кызлар автомобильдә күптөрле ярышта көч сынашты.
“Татарстанда яшьләр арасында автомобиль хәрәкәтенә зур игътибар бирелә. Балалар-үсмерләр автомәктәпләре ачылу, юл йөрү кагыйдәләре һәм йөртү осталыгы буенча төрле бәйгеләр уздыру аша юлдагы иминлекне арттыруга өмет итәбез”, – дип белдерде 18 апрельдә уздырылган чара ачылышында Татарстанның Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров.
Республиканың 32 шәһәр һәм районыннан килгән командалар осталыкта сынашты бу көнне. Җиңүчеләр шәхси һәм командалы төрләр буенча ачыкланды. Катнашучыларга юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен һәм төрле катлаулы шартларда җиңел автомобиль белән идарә итү осталыгын күрсәтергә туры килде.
Җиңүчеләрнең өчесе дә Казаннан: Илья Туманин – беренче, Тимур Галиев – икенче, Лиана Хәлимова өченче булды.
Командалар арасында да башкала вәкилләре өстен чыкты. Җиңүче – Балалар-үсмерләр автомәктәбе. Чистай командасы – икенче, Арчалар өченче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
25 мая 2026 - 09:11
УКЫТУЧЫГА БҮЛӘК БӘЯСЕ 3 МЕҢ СУМНАН АРТМАСКА ТИЕШ
-
22 мая 2026 - 09:40
«ИДЕЛ – ИДЕЛЬ» ЖУРНАЛЛАРЫ РЕДАКЦИЯЛӘРЕ VK FESTТА ТАТАР СӘХНӘСЕН ОЕШТЫРА
-
21 мая 2026 - 14:29
«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫ КРЕАТОРЛАРЫНА КОРРЕСПОНДЕНТ ТАНЫКЛЫГЫ ТАПШЫРДЫ
-
20 мая 2026 - 10:00
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ҖӘЙГЕ КАНИКУЛЛАР БИШ КӨНГӘ ОЗАЙТЫЛДЫ
Нет комментариев