ОНЛАЙН-ТАБИБ, ПСИХОЛОГ, КУРЬЕР: ПАНДЕМИЯДӘН СОҢ НИНДИ ПРОФЕССИЯЛӘРГӘ ИХТЫЯҖ АРТАЧАК?
Белгечләр коронавирус пандемиясеннән соң популяр булачак профессияләр исемлеген атаган. Алар фикеренчә, кризиска каршы консультантларга ихтыяҗ аеруча артачак. Чөнки бу белгечләр предприятиеләрне кризис халәтеннән чыгарырга ярдәм итәргә тиеш.
Шулай ук ширкәтләргә программистлар, SMM- һәм контент-менеджерлар, диджитал буенча белгеләр дә кирәк булачак. Бу исә күп кенә предприятиеләрнең цифрлашуы белән бәйле.
Профессияләр арасында колл-үзәкл консультантлары, курьерлар, машина йөртүчеләр, интернет-кибет белгечләре дә бар. Алар клиентлар һәм ширкәтләрне тоташтыра торган арадашчы булачак.
Моннан тыш, тайм-менеджмент буенча белгечләр, интерьер дизайнерлары, саклау системалары операторлары, кеше карарга ярдәм итүчеләр, онлайн-табиблар, психолог, сантехник, йорт җиһазларын җыючылар, фотографларга да ихтыяҗ зур булачак. Боларның барысы да пандемиядән соң кешеләрнең тормыш рәвеше үзгәрүе белән бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 мая 2026 - 12:57
КАЗАНДА УЗАЧАК VK FESTТА КЛАВА КОКА ҺӘМ ДИМА МАСЛЕННИКОВ ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
Нет комментариев