Логотип Идель
Белми калма

ОНЛАЙН ДӘРЕСТӘ УКЫ ДА ФИНАНСЛАРЫҢНЫ ПЛАНЛАШТЫРЫРГА ӨЙРӘН!

2019 елда Татарстанда бөтен мәктәпләр (ә аларның саны 1200дән артып китә) финанс грамотасы нигезләрен онлайн-белем алу проектына кушылды. Ул Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уздырыла. 2020 елда да мондый проект дәвам итәчәк. Шәп, бит, әйеме?! Димәк, финанс яктан белемле булганнар саны тагын да артачак дигән сүз бу!

Былтыр республика районнары һәм шәһәрләре укучылары, ятим балалар өчен булган интернатларда тәрбияләнүчеләр финанс белемнәрен арттыру дәресләрендә катнашты. Алар:

– үз керемнәрен һәм чыгымнарын планлаштырырга;

– инвестицияләргә;

– иминияләштерергә;

– банк карталары белән кулланырга;

– кредит, кертемнәр нечкәлекләрен өйрәнде;

үзеңне финанс өлкәсендәге мошенниклардан саклап калу чаралары турында белде.

Укучыларны финанс нигезләренә Россия Банкы хезмәткәрләре, Мәскәү биржасы, кредит, иминиятләштерү һәм инвестиция ширкәтләре вәкиллләре өйрәтте. ”Акчалар белән “син”, дип сөйләш, яки ни өчен финанс яктан грамоталы булырга кирәк?”, “Кибермошенниклардан ничек сакланырга?”, “Виртуаль мохиттә куркынычсызлыкның 7 кагыйдәсе”, “Үз бизнесыңны ничек башларга. Хыяллан. Планлаштыр. Эшли башла” дип аталган дәресләр укучылар арасында аеруча популяр булган.

Мондый дистанцион дәресләр, мәктәпнең авылдамы яки шәһәрдәме урнашуына карамастан, финанс яктан белем бирүне һәркем өчен кулай итә. Шул ук вакытта алар егетләр һәм кызларга, финанс карарлар кабул иткәндә, җаваплылык, грамоталылык белән эш итәргә ярдәм итә.

2020 елдагы язгы сессиянең онлайн-дәресләре 22 гыйнвардан башланып, 24 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Онлайн-дәресләрдә (http://dni-fg.ru/ ) интернет кертелгән һәр мәктәп катнаша ала.

Белешмә:

2019 елда финанс грамоталылыгы буенча 161,5 мең онлайн-дәрес уздырылган. Анда Россия төбәкләрендәге 18,8 меңнән артык мәктәп, 1,3 меңнән артык техникум, ятим балалар өчен 481 учреждение катнашкан. Онлайн-дәресләрне барлыгы 3 миллионнан артык тапкыр караганнар.

“Финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләр” проекты 2015 елда 8-11 сыйныф укучылары, урта һөнәри уку йорты студентлары өчен башлап җибәрелгән иде. Аның кайбер темалары 6нчы сыйныф укучыларына да кызыклы булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев