ОМСК КАРДИОЛОГЫ КАҺВӘГӘ БӘЙЛЕЛЕКНЕ МИФ ДИП АТАДЫ
Омск кардиологы, гемостазиологы Зарина Упина каһвә турында берничә танылган мифның чынлап та дөреслеккә туры килмәвен искәртте.
Күпләр бу эчемлек көчле бәйлелек тудыра дип саный. Шуңа күрә, алар фикеренчә, каһвәдән баш тарту кыен. Бу бөтенләй алай түгел икән, җәмәгать! «Кофеин үзәк нерв системасын стимуллаштыра, бу чыннан да зур булмаган бәйлелек тудыра. Әмма аннан котылу өчен нибары бер яки ике көн кирәк», – дип аңлатты Упина.
Каһвә шулай ук организмнан сыеклык чыгармый икәнен, авырлыкны озак вакытка киметергә ярдәм итми икәнен дә ассызыклап узды белгеч.
Әлеге эчемлекне йөкле хатын-кызларга да эчәргә мөмкин. Дөрес, табиблар аны куллануны тәүлегенә 200 миллиграммга кадәр чикләргә киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
27 июня 2026 - 08:00
КРАВЦОВ РФ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БАШЛАНГЫЧ ХӘРБИ ӘЗЕРЛЕК АРТТЫРЫЛАЧАГЫН ХӘБӘР ИТТЕ
-
25 июня 2026 - 09:56
ДИНӘ ЗАРИПОВА «ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕНЕҢ ХАЛЫКАРА ЭТАБЫНДА ТАТАРСТАН ДАНЫН ЯКЛАЯЧАК
-
24 июня 2026 - 16:34
ГАРӘП ТЕЛЕННӘН БДИ 2033 ЕЛДАН ДА ИРТӘРӘК КЕРТЕЛМӘЯЧӘК
-
23 июня 2026 - 10:22
КАЗАННЫҢ 8 МЕҢНӘН АРТЫК УКУЧЫСЫ ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕНӘ ҖЫЕЛАЧАК
Нет комментариев