ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕНӘ НИЧӘ СУМ ПРЕМИЯ БИРЕЛӘЧӘК?
РФ хакимияте тарфыннан халыкара олимпиада җиңүчеләренә ничә сум премия тапшырылачагы билгеле булды.
Кемнәргә тапшырыла?
Әлеге премия олимпиада җиңүчеләреннән тыш, әле аларның укытучы-тренерларына да тапшырыла. РФ президенты Владимир Путин әйтүенчә, премиягә халыкара дәрәҗәдә уза торган олипиадаларда җиңү яулаган һәр укучы һәм аның укытучысы лаек булачак.
Премиянең күләме нинди була соң?
2019 елдан башлап алтын медаль ияләре һәм аларның тренерлары 1 миллион күләмендә акчага ия булыр дип көтелә. Көмеш медальгә лаек булучыларга тапшырыла торган премиянең күләме 500, бакыр медаль ияләренеке 400 мең сумны тәшкил итәчәк. Аларның тренерларына да нәкъ шул сумма күләмендә премия биреләчәк.
Ук акчаны нәрсәгә тотарга ярый?
Җиңүче һәм призерлар әлеге акчаларны белем алу, ял итү, сәламәтлекләрен кайгырту һәм башка шуның кебек үзләренең үсешләре өчен кирәк булган юнәлешләрдә куллана ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 апреля 2026 - 10:21
V КАЗАН ЯШЬЛӘР САММИТЫ 40 ИЛДӘН 300 ДЕЛЕГАТНЫ ҖЫЯЧАК
-
29 апреля 2026 - 15:20
МАЙ БӘЙРӘМНӘРЕНДӘ ТАТАРСТАНДА ҺАВА ТОРЫШЫ НИНДИ БУЛЫР?
-
28 апреля 2026 - 12:15
КАЗАН МАРАФОНЫНА КИЛГӘН 42 МЕҢ ГАРИЗА РЕКОРД КУЙГАН
-
27 апреля 2026 - 11:45
КАЗАНДА 2 МЕҢГӘ ЯКЫН БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ВЕТЕРАНЫ ЯШИ
Нет комментариев