ОБЖ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ – ИНТЕРНЕТТА КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК ТУРЫНДА
Быелдан башлап, Россия мәктәпләрендә укучыларга интернетта куркынычсызлык нигезләрен өйрәтәчәкләр. Әлеге төр белемнәрне тормыш иминлеге нигезләре (ОБЖ) дәресе кысаларында төшендерү күздә тотыла.
Бу – Иҗтимагый палата вәкилләре идеясе. Соңрак исә аны Россиянең Мәгърифәт министрлыгы да хуплаган.
Бүгенге көндә укучыларның барысы да диярлек буш вакытларын инернет челтәрендә уздыра. Белгечләр исә әлеге челтәр аша балаларга яный торган иң зур куркыныч – кибербуллинг, ягъни интернет аша кимсетү, мыскыл итү дип ассызыклый. Шулай ук, мошенниклар һәм педофиллар кармагына эләгү куркынычы да зур.
– “Интернетта куркынычсызлык” курсын узганнан соң, укучы интернетта үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләренә төшенәчәк, әлеге челтәр аша яный торган куркыныч вакыйга һәм хәлләргә каршы торырга өйрәнәчәк, – дип ышандыралар министрлыкта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
26 августа 2026 - 11:17
1 СЕНТЯБРЬДӘН МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕС ВАКЫТЫНДА СМАРТФОН КУЛЛАНУ ТЫЕЛА
-
26 августа 2026 - 08:39
АБИТУРИЕНТЛАРГА УКУ КРЕДИТЫН ВУЗГА КАБУЛ ИТЕЛГӘНЧЕ ҮК БИРЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
-
25 августа 2026 - 15:59
ДИДЖЕЙ-СЕТ, ПОДКАСТ СТУДИЯСЕ ҺӘМ СВОП-МАРКЕТ: КАЗАНДА «СИН» КОНТЕНТ-ВЕЧЕРИНКАСЫ УЗАЧАК
-
25 августа 2026 - 11:34
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТАРИХ ТЕМАЛАРЫН ӨЙРӘНҮ ТӘРТИБЕН ҮЗГӘРТҮ ТЫЕЛА
Нет комментариев