«НӘМӘСТӘ» – УЛ НӘРСӘ? яки MALSI MUSICТАН ЯҢА КОМПОЗИЦИЯ
Табигатьтә көз хөкем сөрсә дә, күңелләрдә һәм колакчыннарда һәрвакыт җәй булсын! Нәкъ менә җылы ел фасылының ноталары әлеге композициядә...
Бу иҗат җимеше – табигать тавышлары белән җанландырылган һәм Буа районының Яңа Чәчкәб һәм Кыр-Тәүгелде авылы балалары белән бергә яздырылган, җиңелчә җәйге брейкбит. Төгәлрәк әйтсәк, «MOÑ» театраль мәйданының «Чисто.Чиста» проекты кысаларында иҗат ителгән җыр. Синглның продюсеры – Казан электрон музыканты Malsi Music.
«Чисто чиста» – спектакль дә, перформанс та түгел. Без бу жанрны «нәмәстә» диалекталь сүзе белән атадык. Нәрсә турында сүз барганын аңлыйсың, әмма төгәл атама бирә алмаганда шулай әйтәләр бит. Бу жанр кысаларында авыл тормышы кагыйдәләрен беләбез, малайларның зарларын һәм кызларның хыялларын ишетәбез. Шулай ук күп хәрәкәт итәбез – бу безнең өчен табигый. Тагын билбау көрәшен дә күрсәтәбез һәм, әлбәттә, чиста бәхет белән уртаклашабыз», – дип ышандыра авторлар.
Әлеге сүзләрнең дөресме-юкмы икәнен белер өчен сылтама (клип).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
3 июля 2026 - 08:44
БДИДА 200 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫЛАРЫ «МАТУР» МОБИЛЬ НОМЕР АЛАЧАК
-
2 июля 2026 - 10:46
МЕДИНСКИЙ ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ ҺӘМ ТАРИХ ИМТИХАННАРЫН БЕРЛӘШТЕРҮНЕ МӨМКИН ДИП САНЫЙ
-
1 июля 2026 - 12:43
КАЗАНДА ЯШЬ МУЗЫКАНТЛАР ӨЧЕН РЕПЕТИЦИЯ БАЗАСЫ БУЛДЫРЫЛАЧАК
-
30 июня 2026 - 09:47
ТАТАРСТАНДА КАЙСЫ СТУДЕНТЛАР ТУЛАЙ ТОРАККА БЕРЕНЧЕ ЧИРАТТА УРНАША АЛА
Нет комментариев