НИНДИ ПРОДУКТЛАРГА БӘЯ АРТАЧАК?
Россия халкын кайбер продуктларга бәя артачак, дип кисәтәләр. Нәрсәләргә бәя арта?
Коронавирус белән бәйле һәм сумның курсы төшү сәбәпле, бәяләр 5-20%ка кадәр артырга мөмкин. Бу мәгълматны «Руспродсоюз»ның башкарма директоры Дмитрий Востриков хәбәр итә.
Нәрсәләрнең бәясе артачак?
Консервланган продукцияләр, каһвә, чәй, какаоның бәясе 20%ка артачак. Әлеге товарларның күбесе чит илләрдән кайтартыла. Ә бәянең артуы доллар курсының үзгәрүенә бәйле. Макарон (токмач) бәясе дә 5-15%ка күтәрелә. Шулай ук ипинең дә хагы артачак. Бу яңалык он кулланып әзерләнә торган башка азык-төлеккә дә карый.
Икмәкнең бәясе ник арта?
Икмәк бәясе күтәрелүнең сәбәбе булып транспорт компанияләре чыгымнарының артуы тора. Март башыннан алып саннар ике тапкырга арткан. Белгечләр әйтүенчә, икмәкнең үзбәясе 5-7%ка кыйммәтләнгән. Әмма кибетләр, үзләре куя торган өстәмә түләүне (наценка) киметеп, бу сумманы бераз көйли ала.
Яхшы хәбәрләр дә бар
Балык союзында да (Рыбный союз) бәяләрнең артачагы турында әйтәләр. “Бу – котылгысыз, - ди алар, - чөнки транспорт чыгымнары, хезмәткәрләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү дә кыйммәтләнде”.
Берәмләп сату компанияләре ассоциациясендә (АКОРТ) бәяләрне булдыра алганча тешләми торган итеп куярга вәгъдә итәләр. Иң беренче чиратта кирәкле булган товарларга кибетләрдә өстәмә түләү (наценка) бөтенләй куелмый башларга да мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 января 2026 - 12:16
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА «ОТЛИЧНИК»ЛАРНЫҢ ӘТИ-ӘНИЛӘРЕНӘ ӨСТӘМӘ ЯЛЛАР БИРЕРГӘ ӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
22 января 2026 - 14:49
ТАТАРСТАНДА МИЛЛИ ПРОЕКТЛАРНЫ ГАМӘЛГӘ АШЫРУГА 53 МИЛЛИАРД СУМ ЮНӘЛТЕЛӘЧӘК
-
21 января 2026 - 13:53
КАЗАНДА СТУДЕНТЛАР КӨНЕНӘ «ТРУДОВЫЕ РЕЗЕРВЫ»ДА «ТУСА» БУЛА
-
20 января 2026 - 15:07
КАЗАН ХАЛКЫ КОМПЬЮТЕР УЕННАРЫНА 1,5 МЛРД СУМ САРЫФ ИТКӘН
Нет комментариев