«НЕФТЬ ТӨБӘГЕНӘ СОЦИАЛЬ ИНВЕСТИЦИЯЛӘР»: «ТАТНЕФТЬ» ГРАНТЛАРГА 1,5 МЛРД СУМ БҮЛЕП БИРӘЧӘК
«Татнефть» муниципаль берәмлекләр өчен өчен II грантлар бәйгесе башлануын игълан итә. Ул исә «Татнефть» хәйрия эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре буенча максатчан программалар кысаларында үткәреләчәк. Бу «Мәгариф», «Сәламәтлек саклау», «Территорияләр үсеше» һәм «Мәдәният» кебек юнәлешләр.
Искәртеп узарга кирәк, биредә Татарстандагы 13 муниципаль районның һәм Тольятти шәһәренең дәүләт, муниципаль, бюджет оешмалары, җирле үзидарә органнары, коммерциясез дәүләтнеке булмаган оешмалар катнаша ала. Бәйгенең гомуми бюджеты 1,5 млрд сум тәшкил итә.
Грантлар бәйгесе – компаниянең социаль инвестицияләре масштаблы системасының бер өлеше. «Татнефть» муниципалитетларга үзенең партнерлары буларак карый һәм төбәкнең үзендә яшәүчеләрнең ихтыяҗларын искә алырга омтыла. Шуңа күрә проектларны сайлап алуның төп критериесе булып актуальлек һәм әһәмиятлелек тора, шулай ук башка чыганаклардан уртак финанслауның булуы да роль уйный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев