НӘРСӘ УЛ «АҖАГАН 2.0»?
Технологияләр зур тизлек белән үсә торган дөньяда балаларны, беренче чиратта, үзләрен, аннары исә үзләре турындагы мәгълүматларны сакларга өйрәтергә кирәк. Һәм без моның белән шөгыльләнә торган проект беләбез. Сезне дә аның ,белән таныштырып китик.
«Аҗаган 2.0» («Зарница 2.0») – цифрлы технологияләр кулланып ясалган масштаблы Бөтенроссия хәрби-патриотик уены, шулай ук «Алдынгылар хәрәкәте» нең флагман проекты. Ул патриотик тәрбия, физик әзерлек, балалар һәм яшүсмерләр өчен тормыш иминлеге нигезләре буенча чараларны үз эченә ала.
«KIBERone» дип аталган беренче Халыкара балалар мәктәбе җитәкчесе Дамир Җиһаншин фикеренчә, «балалар үзләрен Интернет киңлекләрендә сакларга өйрәнүдән тыш, физик чыдамлыкларын, лидерлык сыйфатларын үстерәләр, игътибарлырак һәм җаваплырак булырга өйрәнәләр. Бу шулай ук киберкуркынычсызлык өчен дә кирәкле күнекмәләр. Ягъни стратегик фикерләү, дисциплина һәм катлаулы ситуацияләрдә эш итә белү балалар өчен бик мөһим», – дип өстәде ул.
Уенда 7 яшьтән алып 17 яшькә кадәр мәктәп укучылары катнаша ала. Әлеге уникаль уен барышында беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен арттыралар, ил тарихы турындагы белемнәрен киңәйтәләр. Проектта катнашуга гаризаны уенның рәсми сайтында бирергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
9 сентября 2026 - 12:47
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
Нет комментариев