Логотип Идель
Белми калма

«Намазга басканмын икән, болай гына түгел. Мин тормышта бер әйберне дә кешегә күрсәтер өчен эшләмим». Камил Исхаков белән ӘҢГӘМӘ



Болгар ислам академиясе президенты, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, Казанның элеккеге мэры, РФ Президентының Ерак Көнчыгышта элеккеге вәкаләтле вәкиле һәм Ислам дуслыгы оешмасында РФнең даими вәкиле Камил Исхаков “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә үзенең исламга килү тарихын, Болгар ислам академиясе турында сөйләде.

- Болгар академиясеннән башлыйк. Уку йортының беренче аена бәягезне ишетәсе иде: фән ягыннан, рухи яктан. Мохит ниндирәк? Ай дәвамында ни дә булса үзгәрдеме?

— Үз-үзеңә, хезмәтеңә бәя бирү әллә ни дөрес булмас. Мин кайбер күрсәткечләрне атап китә алам, ә инде бәяләргә алынмам, башкалар бәя бирсен. Бик зур, ис китәрлек эш эшләнде, бигрәк тә Минтимер Шәрип улы (Шәймиев – Т.-и. иск.) җитәкчелегендә. Бер ел эчендә Болгар җирендә уку йорты өчен шундый күркәм бина төзелде. Бу бик зур эш. Без Болгар ислам академиясенең аппаратын булдырдык, ул канун буенча тиешле бөтен нормаларны һәм кагыйдәләрне үти – укыту ягыннан да, гади хуҗалык эшләре ягыннан да, һәр яклап.



Без хәзер финанс ягыннан казначылык аркылы тәэмин ителәбез, калган әйберләрне дә үтибез, ягъни оешма яши, эшли. Укыту эшчәнлеге алып барырга рөхсәт бирә торган лицензия дә алдык, аны Рособрнадзор оешмасы бирде, алдан Мәскәүдән бик таләпчән комиссия килеп, бездән имтихан алды. Күп кенә сораулар буенча бик үк әзерлекле булмавыбызны аңладык, шулай да безне “батырмадылар”, кайбер вак-төяк хаталарыбызны гафу иттеләр. Һәм безгә лицензия бирделәр. Без аны рәсми рәвештә кулга алдык, барлык булган кытыршылыклар белән, ләкин төзәтмәләр керттек, үз хаталарыбызны үзебез төзәттек.

Нәтиҗәдә без укыту эшчәнлеген канун нигезендә башлап җибәрдек, укучылар һәм укытучыларны тупладык, безгә укырга керергә теләп 104 кеше гариза бирде. Аларны комиссия аша уздырдык, сайладык, керү имтиханнары булды, 68 кеше сынауны уза алды. 65 иде, тагын өч кеше 31 августта өстәмә имтихан бирде, шулай итеп, ахырда 68 кеше булды – бу безнең студентлар корпусы.

Төзелешенә килсәк, аларның 16сы докторантурада укый, калган 52 кеше – магистратурада. Студентларның күпчелеге Болгарда яшәп укый, ләкин көндезге һәм читтән торып уку рәвешен берләштергән төркем дә бар. Ул зур түгел, без аны Казанда тупладык. Моңа ихтыяҗ бар, чөнки бүген безнең Россия ислам институтында (РИИ) белемнәрен күтәрергә вакыт җиткән мөгаллимнәр күп. Алар студентлардан бакалаврлар әзерли, шул ук вакытта үзләре дә бакалавр исемендә йөри, аларга укып магистр дәрәҗәсе алырга кирәк. Менә шулар бик теләп укырга тотынды, эшләреннән бушаган вакытта белемнәрен күтәрәләр. 14 кешедән торган менә шундый төркем Казанда да укый. Алар монда да, Болгарда да укый, академиягә дөньякүләм танылган галимнәр килгәндә анда баралар. Кыскасы, алар ике җирдә дә үзләре өчен төзелгән махсус расписание белән белем ала. Мөгаллимнәр төркеме дә тупланды – чит илдән өч укытучы һәм үзебезнең илдән өч фәннәр докторы, болары бездә укыта торганнар. Моннан тыш, чакырып китерелгән мөгаллимнәр дә бар. Шуларның берсе – доктор Буга килеп тә китте инде, ул ислам дөньясында бик танылган галим. Безнең укытучылар бирә торган дәресләргә өстәмә рәвештә ул үз лекцияләр курсын укыды.



Мөгаллимнәребез арасына чит илдән өч белгеч җәлеп ителде. Доктор әс-Сәгъди, ислам дөньясында бик абруйлы шәех. Бер елдан артык бездә, башта минем янда аппаратта барлык әзерлек эшләре белән шөгыльләнде, хәзер укыта. Чит ил белгечләренең тагын берсе – атаклы кеше, 11 ел Палестина мөфтие булып торган, күп еллар Әл-Әзһәрдә укыта, ул да бездә лекцияләрен укый. Өченче чит ил белгече – Хәмделла Сафти, ул шактый яшь доктор. Докторлык дәрәҗәсен ул декабрьдә алырга тиеш, уку һәм яклау этаплары барысы да узылган, рәсмиләштерәсе генә калган. Ислам дөньясында ул да бик танылган кеше – күп еллар Мисырда, Каһирәдә укыта. Шулай итеп, безнең даими эшләүче өч чит ил мөгаллимебез бар.

Танылган галим доктор Буга бездә булып киткәнен әйттем инде. Ул үзе дә күптән доктор дәрәҗәсе алган кеше, алты баласы да – докторлар. Ул безгә: “Картайсам йә авырып китсәм, балаларым минем урынга килеп эшләр”, — ди. Ул лекцияләр курсын укыды инде, ә иң мөһиме – дәреслеген алып килде. Курсларын тәмамлагач кечкенә имтихан да уздырды. Кызганычка каршы, шәкертләрнең барысы да аны уза алмады, бары 16сы гына үтте. Без аларны бу уңышсызлыклары өчен уку йортыннан чыгармабыз, әлбәттә, андый кискен чараларга бармабыз, әмма киләчәктә мондый адымнарны да ясарга кирәк булачак.

Студентларга әйттек: “Лекция вакытында язып барган конспектларыгыз бар, китапханәдә доктордан без сатып алган 35 дәреслек бар, алыгыз, укыгыз, әзерләнегез”. Хәзер доктор Буга белән килешү төзедек, 12 февральдән 22сенә кадәр (киләсе елның – Т.-и. иск.) ул тагын бездә булачак, аңа кадәр безгә үзенең икенче дәреслеген җибәрәчәк. Шуңа без шәкертләребездән тырышыбрак әзерләнүләрен сорадык, ул бит тагын имтихан алачак, шуннан инде без укучыларыбызның белемнәре, эшләре хакында ниндидер нәтиҗәләр ясаячакбыз.

Без әле тагын 10-15 чит ил укытучысын җәлеп итәргә җыенабыз, алар югары халыкара дәрәҗәле булачак. Доктор Буга мисалында безгә килеп, үз уку модульләрен укытып китсеннәр. Алар да курслардан соң имтиханнар алып, студентларыбызга өстәмә белем биреп китәчәк, чынлыкта бу бик файдалы әйбер.

Моннан кала, бездә Россия Федерациясеннән ислам өлкәсендә 12-15 иң яхшы мөгаллим укытачак. Исемлек төзелгән. Мәсәлән, Пиотровский 5 октябрьдә килә, аның белән сөйләшенгән, ул бездә лекцияләрен укый. Менә шул рәвешле танылган галимнәр безгә гел килеп торачак, андый лекцияләр октябрьдә үк башланды. Нәтиҗәдә безнең 6 даими эшләүче профессор, һәм 25кә якын белгеч өстәмә җәлеп ителә. Безнең студентлар шактый яхшы күләмдә белем алачак.

Мин студентлар белән даими очрашып торам, көнкүрешләрен ничек оештырылган, ашату белән канәгатьме, уку барышы, укыту программасы җитәрлек дәрәҗәдә тулымы, баймы – шуларны сорашам. Укыту процессын компьютер программалары белән баетырга кирәк безгә. Ай саен менә шулай белешеп торачакмын. Укытучылар эшен дә яхшыртырга кирәк – шәкертләр белән килештек, алар үз исемнәрен күрсәтмичә генә мөгаллимнәргә бәя бирәчәк. Безгә кешеләрнең белем алулары кирәк, 80 ел дәвамында килеп туган динсезлек бушлыгын мөмкин кадәр тизрәк тутырырга кирәк. Без хәзер дөньяда, ислам дөньясында югары рейтингка ия булган югары уку йортлары белән килешүләр төзиячәкбез, алар белән бергәләп белгечләр әзерләргә. Бу безнең белгечләрне исәпкә алып килешенгән модульләр буенча белем бирәчәкбез дигән сүз. Бу безнең иң зур максатыбыз – укучыларыбызга академияне тәмамлаганда ике диплом тапшырачакбыз: Болгар академиясе дипломы һәм безнең белгечләрне бергәләп әзерләргә килешүебез булган югары уку йортының дипломы.


Безнең егетләрнең, ә бәлки киләчәктә кызларның да, чит илгә чыгып укырга теләге тумасын иде, чөнки алар теләгән дипломны без монда бирәчәкбез.

Безгә Марокко университетыннан ректор, проректор һәм тагын бер әйдәп баручы белгеч килә, һәм без алар белән нәкъ менә шул турыда килешү төзиячәкбез. Марокконы юкка гына сайлап алмадык, чөнки хәнәфи мәзһәбе буенча яши, эшли, укыта торганнар арасында безгә алар (Марокколыдар – Т.-и. искәрмәсе) һәм сүриялеләр туры килә.
Без Согуд гарәпләре артыннан иярмибез, нәрсә теләгәнебезне ачык беләбез һәм безгә укытырга килгән мөгаллимнәргә баштан ук әйттек: “Мөхтәрәм мөгаллимнәр, безнең уставта хәнәфи һәм шәфигый мәзһәбе буенча хәнәфиләр әзерлибез дип язып куелган”. Шул ук дагыстанлылар, Кавказ халкы да монда керә, без бөтен Россия өчен ачык.

Кем булдыра ала, шул безгә укырга килсен. Хәзер безнең 38 кешедән торган төркемдә 20 татар һәм 7 дагыстанлы. Шәкертләребез арасында үзбәкләр, казахлар, башка халыклар бар. Әле безгә Казахстанның Генераль консулы да мөрәҗәгать итте. “Киләсе елга безгә берәр төрле квота бирегез, кешеләребезне сезгә укырга керергә алдан ук әзерләп торырбыз”, — диде.

Ягъни ниндидер беренчел кызыксыну барлыкка килә, чөнки бездә шартлар бик яхшы – ашау, яшәү шартлары, ә уку мөмкинлекләрен әйтәсе дә юк. Төрле зурлыктагы 19 уку бүлмәсе. Һәм безнең бурычыбыз нәкъ менә шул – кешеләр безгә укырга килергә теләп торсын. Ләкин бу бит уку йортының уңайлыкларыннан гына тормый, эчтәлеге дә бик мөһим. Без иң кирәкле предметлар һәм белемнәрне бирергә тиеш.

— Татар ислам тәгълимәте тарихы бик озын һәм бай, ул ничек файдаланылачак?

— Без хәзер докторантурага кергәннәр белән бу темада аерым эшлибез, максатыбыз – бик бай татар ислам тәгълимәтенең бөтен катламнарын күтәрү. Бу – тиңе булмаган байлык.

Без бу турыда мактанып йөрергә күнекмәгән, ләкин шуны истә тотарга кирәк – үз вакытында безнең галимнәребезнең 30 меңнән артык хезмәте дөнья күргән, һәм алар бөтен дөнья исламы нигезенә яткан. Әйткәнемчә, бу турыда без кычкырып кына йөрмибез, кемнедер түбәнсетеп, кемнедер күтәрергә теләк юк, эш бит анда түгел, ә нәтиҗәсе нинди була – шунда хикмәт. Без үз мирасыбызны бөтен ваклыкларына кадәр казып чыгарырга һәм дөнья дәрәҗәсендә барысын да үз урынына кайтарырга тиеш. Ләкин моны бик ипләп, шау-шу куптармый гына, кычкырмыйча гына эшләргә. Без этеп-төртеп үзебезгә урын даулап йөри торган халык түгел, безгә кирәкми ул, без акыллы эш итәчәкбез.

Киләчәктә фәннәр докторы булачак 16 укучыбызны без сентябрьдә әзерли башладык, алар билгеле бер дәрәҗәдә белем алды инде, хәзер фәнни җитәкче итеп кемне сайларга – шуны хәл итәләр, һәм докторлык диссертациясе өчен тема сайлыйлар. Бу бик катлаулы әйбер.
Шул ук вакытта без докторлык диссертациясе темалары исемлегендә үзебезнең дини тәгълимат мирасына өстенлек бирдек.

Бездә гомумроссия мирас үзәге булдырыла, һәм анда без барысын да тәртипкә салачакбыз. Чөнки ислам төньяк Кавказга безгә караганда иртәрәк килгән, әмма анда ул башкарак кыяфәттә килгән. Безгә бит ул дәүләт дине буларак килгән, һәм 922 елда Болгар дәүләтенең конституциясе кебек кабул ителгән. Исламны безнең ул вакыттагы дәүләтебезнең барлык җитәкчеләре дәүләт дәрәҗәсендә кабул иткән, бу яктан без, әлбәттә, бөтен әйбердә дә өстенлек алып торабыз.

Ә бит без ислам өчен иң аңлашылмый торган, дөньядагы иң төньяк нокта. Акылыбыз һәм белемебез белән бу өлкәдә булдыра алуыбызны дәлилләрбез.

— Ректор сайлап кую соңгы минутка кадәр дәвам итте. Шулай да Рәфыйк Мөхәммәтшин кандидатурасында тукталды. Кандидатураларны ничек карадыгыз, һәм алар алдында нинди бурычлар куелган иде?

— Сез бик катлаулы сорауга кагылдыгыз. Чөнки ректор буласы кеше, беренче чиратта, канунның бөтен нормаларына туры килергә тиеш. Ә канун аның фәнни дәрәҗәсе булырга тиеш дип әйтә. Мин баштан ук үземне ректор итеп күрмәдем, һәм әйттем: “Юк, мин ректор булмыйм”. Чөнки алдан ук үз-үземә әйтеп куйдым, шәхси тәҗрибәм нигезендә, фәнни дәрәҗәләр артыннан кумаячакмын, мин башка эш белән шөгыльләндем һәм фәнни дәрәҗә үзләштерүне дөрес дип санамыйм. Гәрчә, беләсезме, шактый күп кеше миңа әйтте, минем эшчәнлегем дәвамында минем аша узган докладлар һәм материалларны гына бөтенесен бергә алсаң да, җитәр иде (фәнни дәрәҗә алу өчен – Т.-и. искәрмәсе). Ләкин мин үземә сүз бирдем, чөнки мин белгечлегем буенча радиофизик, диплом эшләре белән дә шөгыльләндем, конкрет физик цифралар, графиклар нигезендә, һәм башкалар. Монысы миңа аңлашыла – галимлек, дәрәҗә, бүтәне. Ә калганы барысы минем өчен аңлаешсыз иде, мәсәлән, икътисад буенча хезмәтләр җыелмасы, һәм башкалар, шуңа мин үземә ант иттем – “юк”.



Монда да беренче көннәрдән ук шул ук хәл. Күпләр миңа “әйдәгез, ректор булыгыз” диде, тик мин “юк” дидем. Мин бөтенләй үз тормышым белән яшим һәм үз-үземне беләм. Мин чын мөселманмын. Исламның бөтен биш баганасын да үтәдем: хаҗга да, гомрәгә дә бардым, калганын да. Алты ел элек, бәлки иртәрәктер дә, әтиемнең әҗәле якынлашканда, аның үтенече буенча намазга бастым. Ә инде намазга басканмын икән, мин тормышта бер әйберне дә болай гына, күрсәтер өчен эшләмим, ә үлем хәлендә ятучы әтием өчен бигрәк тә. Моны мин кичердем, үзем шулай хәл иттем, һәм мин инде намазга бөтенләйгә бастым. Мин моңа гап-гади бер фикер аша килдем – кеше нәрсәгә була да ышанып, инанып яшәргә тиеш, башкача була алмый.
Мин социализм, коммунизм идеалларына ихлас ышандым, үзем дә шул фиркадә озак еллар буе тордым. Шул партия, үзем яшәгән җәмгыять идеалларына ышандым. Бу минем иң көчле иманым иде. Аннары минем бу инануларымны бала кулыннан кәнфит тартып алган сыман, тартып алдылар. Мин бернигә дә ышанып булмый торган бушлыкта калдым. Мин элек ышанган әйберләрне бер мизгелдә туздырып-җимереп ташладылар.

Моннан да куркынычрак әйбер дә булды. Иң хәтәре – икътисадый һәм социаль мөнәсәбәтләрнең алышынуы да түгел. Иң куркынычы – боларны эшләгән бер төркем кеше бу илдә яшәүчеләрне бөтенләй үзгәртте, киредән ясады. Менә бу минем өчен иң куркынычы. Ләкин бу инде барыбер шулай булды. Моннан беркая да китеп булмый, һәм мин, әлбәттә, алга таба нәрсәгә ышанырга һәм ничек яшәргә – шуны эзләдем.
Эзләгәнемне Казаннан Ерак Көнчыгышка киткәч таптым. Анда мин дөньяны бөтенләй башка ягы белән күрдем, дөньяга карашым үзгәрде. Аннары Якын Көнчыгышта ислам дөньясының ничек яшәгәнен карадым. Шул вакытта бүгенге инануларыма торган саен якынрак килдем, ә инде аннан кайткач, әтием тәмам мине дөрес юлга бастырды. Моның өчен мин аңа бик рәхмәтле.

Шуңа күрә бу эшкә ризалашып, дөрес эшләгәнмен дип саныйм. Чөнки мин исламны чын-чынлап беләм, барысын да аңлыйм, ул миндә яши, һәм мин Аллаһ Тәгаләгә табынам. Бу һич тә кылану түгел, бу минем бик җитди тормыш өлешем. Минем балаларым да барысы да исламда, бу яклап бөтенесе дә дөрес бара. Ләкин мин бу өлкәдә галим түгел. Шуңа да үземә икеләнүләрсез әйттем, булмыйм дидем (Болгар академиясе ректоры – Т.-и. искәрмәсе). Һәм без барыбыз бергә ректор сайлап алу эшен башкардык.

Күңелебездә Рафыйк Мөхәммәтша улында тукталган идек инде. Ләкин ул китсә, Россия ислам институты, Казан ислам институты җитәкчесез кала иде. Моны теләмәдек. Бу институт бакалаврлар җитештереп чыгармаса, Болгар академиясе дә академия булмас иде. Безгә бит фән докторлары һәм магистрлары әзерләр өчен бакалаврлар килеп торырга тиеш. Бик озак түздек, эзләдек, карадык. Ләкин, кызганычка каршы, динсез 80-100 ел эзсез узмаган, без бит барысын да җимердек, яндырдык, кырдык. Бу шәхсән миңа, минем тормышыма кагыла. 1937 елда минем бабаларымның икесен дә монда, Казанның Черек күлендә атканнар, чөнки алар исламга хезмәт итүчеләр булган. Менә шулай галимнәребезнең тулы бер катламын кырып бетергәч, каян алырга соң аларны, каян алырга яхшы ислам галимнәрен?



Шуңа да табуы кыен булды. Чөнки бик югары дәрәҗәдәге, дөньяда абруе булган белгеч кирәк иде. Болгар ислам академиясе белем бирү системасының иң югары ноктасы буларак уйланылды – бу системаны өчпочмак дип күз алдына китерсәк, аның түбәсендә академия – ул магистрлар, докторлар әзерли, фәнни тикшеренүләр алып бара, һәм бердәнбер шундый гомумроссия үзәге булып тора. Аның артында безнең Россия ислам институты кебегрәк 10 уку йорты, ә алар артында Россия Федерациясендә булган бөтен мәдрәсәләр тора. Һәм менә шушы система эшләсен өчен, безгә ректор сайлаганда барысын да яхшылап уйлап, фикерләп бетерергә кирәк иде.

Шуннан без мондый карарга килдек: уку йорты белән җитәкчелек итү вазифаларын икегә бүлергә. Бер җитәкче дәүләт дәрәҗәсендә уйлый белә торган, шул өлкәдә тәҗрибәле булсын, РФ бюджетында безнең өчен ниндидер финанслау таба алсын һәм башкалар. Дәүләт системасын яхшы аңлаучы, эшне җайга салырлык, тышкы дөньяда җитди кабул ителә торган, исемнәре булган кеше.

Ә аерым бер кеше уку йортының үзендә эшләп, укыту һәм фән буенча авыр, бөртекле эшне башкарыр иде. Нәтиҗәдә без нәкъ шулай бүлендек. Мин – президент (Болгар академиясенең президенты – Т.-и. искәрмәсе), барысы өчен дә җаваплы, Татарстан Президенты ярдәмчесе буларак та барлык яклап җаваплы. Россия Президенты киңәшчесе, Президент Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Кириенко кебек, ул да бит ахыр чиктә барысы өчен дә җавап бирә. Барыбер тулы җаваплылык.



Шул ук вакытта тулысынча фән һәм уку-укыту белән шөгыльләнүче кеше бар. Рәфыйк Мөхәммәтша улына үзе җитәкләгән институтларда хуҗалык белән дә, уку-укыту, фән белән дә шөгыльләнергә туры килгән, акча табарга да кирәк, аны дөрес итеп тотарга да – барысы аның җилкәсендә. Хәзер боларны эшләргә кеше бар, ә монда ул бары фән һәм укыту белән шөгыльләнәчәк. Без менә шулай бер-беребезне тулыландырып, бер-беребезгә бик зур хөрмәт белән яхшы мөнәсәбәттә эшлибез, күз тимәсен. Шушы тандем безгә уку йортын нәкъ менә аны Россия Федерациясендә ничек күрергә теләсәләр, шундый итеп оештырырга мөмкинлек бирде.

Без моны уставка керттек, анда минем вазифаларым һәм ректор вазифалары аерым-аерым язылган, кайсы өлкәләрдә кисешкәне дә күрсәтелгән. Без үзара элемтәләр таптык.
Бу уникаль модель, андый әйбер башка беркемдә дә юк, ләкин ул кулланыла.

РФ Юстиция министрлыгында без имтихан уздык, бу документны җентекләп карадылар, чөнки бөтенләе белән моңа туры килә торган мондый очраклар юк икән. Без барысын да Россия кануннарына туры китереп эшләдек, аларда югары уку йортларында президент вазифасы булырга мөмкин диелгән. Ләкин мин белгән вузларда, мәсәлән, президентның вәкаләтләре юк, ул гомуми күзәтү, җитәкчелек белән шөгыльләнә. Бәлки каядыр башка җирдә башкачадыр, ләкин бездә мондый әйбер беркайда да юк. Безнең очракта ректор һәм президент вәкаләтләре ап-ачык язылган. Мин финанслар, тәэмин итү, хуҗалык өчен, тышкы дөнья белән барлык элемтәләр, һәм башкалар өчен җавап бирәм.

— Бер-берегезнең мәнфәгатьләре каршы килмиме соң? Сездә бит өч гамәлгә куючы, өч төрле мөфтият. Ничек алар арасында уртак тел таба аласыз?

— Минем бурычым да шунда бит инде, һәм бу яктан барысы да яхшы бара әлегә. Тәлгать Таҗетдинне мин күптәннән беләм, ул әле эшли башлаган мәлдән үк. Бик күптәннән һәм бик яхшы беләм. Эшлеклелек ягыннан да яхшы беләм. Без ул монда эшләгән вакытта да күп аралаштык, ул Уфага киткәч тә бәйләнештә булдык. Күптән. Алай гына да түгел, ислам дөньясы мәсьәләләре белән шөгыльләнгәндә дә бәйләнештә тордык.



Ә Равил Гайнетдин белән без гомумән бик күптәнге эшлекле, иптәшләрчә, дусларча мөнәсәбәтләрдә, һәм, әйтергә кирәк, тормышта күп әйберләрне бергә кичердек.



Ә инде Камил хәзрәт белән (Сәмигуллин – Т.-и. искәрмәсе), кем әйтмешли, “Ходай үзе кушкан”. Монда инде без бөтенләй гел бергә. Ә миңа нәкъ шул кирәк тә. Мин бөтенесен бергә җыеп, аларның мәнфәгатьләрен уртак итәргә тиешле кеше. Шуңа күрә, мине алар белгәнгә күрә, бертавыштан безнең Болгар академиясе шурасы рәисе итеп сайладылар. Алар мине бертавыштан президент итеп сайлады, гомумән, анда барысы да бер фикердә, чөнки мин аларны бик хөрмәт итәм һәм безнең уртак хезмәттәшлегебез дә ихтирамга корылган.



— Кызлар турында әйтә башлаган идегез. Кызларга да ниндидер мөмкинлекләр булачакмы?

— Булмас димим, дөресен әйткәндә, моның белән шөгыльләнергә әле туры килмәде. Эчемнән мин моңа әзер, ислам дөньясында күп күрдем, Согуд Гарәбстанында, башка мөселман илләрендә хатын-кызның тоткан урынын беләм. Мин хатын-кызга лаеклы урын бирелергә тиеш дип саныйм, җитмәсә, без бит цивилизацияле ил, уку процессларында да бу шулай булырга тиеш. Бу әлегә минем шәхси инануым, ләкин мин әле аны башкалар белән килештермәдем, тәртипкә салынмаган, шуңа беренче елда моңа вакыт җитмәде, ачылганда эш күп иде.

— Сәясәт турында сорау. Атна ахырында тарихи яктан бик әһәмиятле вакыйга көтелә – безнең илгә Согуд Гарәбстаны короле килә, ул РФ Президенты Владимир Путин белән очраша, анда Рөстәм Миңнеханов та булачагы бик сөенечеле хәл. Сез боларны эчке ягыннан беләсез, татарларның ислам дөньясында аерым бер урын тотканын, Россиянең ислам дөньясы һәм Согуд Гарәбстаны белән якынаюында зур роль уйнаганын. Корольнең безнең илгә килүенә һәм Рөстәм Нургали улының очрашуда катнашучылар арасына эләгүенә нинди бәя бирәсез?

— Согуд Гарәбстаны короленең безгә килүе – бик зур тарихи вакыйга. Иң зур тарихи вакыйга. Мин бу тарихны бик яхшы беләм. Кәрим Хәкимов тормышын мин бик җентекләп өйрәндем, шуның аша беләм. Ул Россиянең беренче илчесе, шушы кеше аркасында 1926 елда Советлар Союзы беренче булып Согуд Гарәбстанын таныды, бу ил ул вакытта төрле сугыш механизмнары аша әле оешкан гына иде. Әгәр дә 1937 елда Сталин режимы Кәрим Хәкимовны җәзаламаган булса, без бүген Согуд Гарәбстанының иң зур дусты булыр идек, анда эшчәнлек алып барыр идек, америкалыларның анда эзе дә булмас иде. Ләкин! Кәрим Хәкимовны үтергәннән соң Согуд Гарәбстаны короле моны белеп алгач, СССР белән барлык дипломатик мөнәсәбәтләрне тәмам өзде.

Бушаган урынга бик рәхәтләнеп һәм ныклап америкалылар кереп утырды. Һәм бу дәүләт дипломатик мәгънәдә бездән ераклашты. Әле Кәрим Хәкимов анда илче булып торганда, ә ул Йәмәндә дә булды, аннары кире Согуд Гәрабстанына кайтты, король безнең илгә килде, безгә СССРга Фейсал үзе килде. Визит бик югары дәрәҗәдә узды. Ләкин дипломатик мөнәсәбәтләр өзелгәннән соң, алар 50 елга якын диярлек кире торгызылмады.

Минем өчен иң кызыклысы шул. Әйтик, корольнең бүгенге килүе – кайсыдыр мәгънәдә Рөстәм Нургали улы җитәкләгән безнең делегация казанышы, иң мөһиме – бу аның казанышы. Мин Ислам конференциясе оешмасында (ОИК) вәкаләтле вәкил булып торганда, үзем Согуд Гарәбстанында яшәп, бу мәсьәлә күп тапкырлар күтәрелде. Һәм бернинди дә чишелешен таба алмады. Күп дәрәҗәләрдә күтәрелде.



Ә быелның 7 февралендә безне Согуд Гарәбстаны короле кабул иткәндә безнең арада бик яхшы сөйләшү булды, монда Рөстәм Нургали улының дипломатиягә сәләте бик ярдәм итте. Без барыбыз да шунда идек, король берничә җитди белдерү ясады. Шуларның берсе – корольнең Рөстәм Нургали улына ап-ачык итеп җавап бирүе булды. Рөстәм Нургали улы: “Владимир Владимирович сезгә безнең чакыруыбызны тагын бер кат җиткерүебезне үтенде, чөнки без сезнең Россиягә һичшиксез киләчәгезне раславыгызны теләр идек”, — диде.
Һәм көтмәгәндә, безне гаҗәпкә калдырып, король безгә, ә нәкъ менә Рөстәм Нургали улына, җавабын бирде: “Мин вәгъдә итәм, быел мин һичшиксез киләчәкмен, тик кыш көне түгел”, — диде.

Бу король сүзләре иде. Ул бу сүзләрен әйткәч, без хәтта каушап калдык, чөнки ул анда шундый өч белдерү ясады. Өчесенең берсе – безгә киләчәге турында, визит вакытында бәлки Татарстанга да кереп чыгармын диде. Тик сизәм, килеп җитә алмас Татарстанга, визиты бик тыгыз, киеренке булачак, шуңа Рөстәм Нургали улы кабул итүче як делегациясе составында очрашуда катнаша.

Безне шаккаттырып берничә белдерү ясалды. Согуд Гарәбстаны короле һич икеләнүсез “без ваһһабчылар түгел” дип белдерде. Согуд Гарәбстанын еш кына ваһһабчылык белән бутыйлар һәм ваһһабчылар диләр. “Юк, без ваһһабчылар түгел”, диде король шул вакытта. Күз алдына китерәсезме? Минем өчен бу шаккаткыч хәл иде. Чөнки мин бөтен руханилык ничек корылганын беләм, бу машина, механизм ничек эшләгәнен. Һәм король үзенә шундый җаваплылык алып, “Юк, Согуд Гарәбстаны ваһһабчылар түгел”, — дип белдерә. Бусы беренче.



Корольнең икенче белдерүе дә бик кызыклы иде. Ул безгә әйтте: “Мин һәрвакытта өч диннең барысы да бергә бер үк вакытта һәм дус яшәве яклы һәм моны дөрес дип саныйм”. Өч дин дигәндә ул ислам, христиан дине һәм иудаизмны күздә тотты. Бу да бик мөһим белдерү, чөнки моңа кадәр Согуд Гарәбстанының бер җитәкчесе дә, бер короле дә мондый сүзләрне әйткәне юк иде.

Тик болар чыннан да әйтелде, һәм нәкъ менә шуннан бу визит башланды. Ул безнең өчен биниһая зур әһәмияткә ия, чөнки мин анда 4 ел дәвамында яшәп, күреп тордым – андагы кешеләрнең безгә мөнәсәбәте яхшы, алар безгә тартыла. Хәтта рәсми очрашулар вакытында да, Тышкы эшләр министрлыгында, һәм башка урыннарда, мин катнашкан җирләрдә, алар безгә кат-кат әйтте: “Әйдәгез инде, каршыбызга килегез, кулыгызны сузыгыз, без дә кулыбызны сузарбыз, безнең сезнең белән буласыбыз, бергә буласыбыз килә”. Менә бу аларның уйнап түгел, чын халәтләре. Әгәр инде бу элемтәләрне тагын бер кат ныгытып булса, ә Владимир Владимирович күп нәрсәләрне булдыра ала – бу зур казаныш булачак. Чөнки теләсәк-теләмәсәк тә, төрле кеше төрлечә сөйли, ләкин Согуд Гарәбстанынының ислам дөньясында абруе бик югары. Бу кылану гына йә пропаганда нәтиҗәсе генә түгел, ул тормышның үзе шулай бара. Шуңа да мин бу визиттан соң бик зур һәм яхшы әйберләр булыр дип көтәм, һәм барысы да яхшы узар дип ышанам.

— Бераз тарихка әйләнеп кайтырга иде. Тарихны, ни дисәң дә, барыбер шәхесләр тудыра. 10-12 ел элек мин сезнең Казанның 1000 еллыгына әзерләнүегезне, “Рубин”ны күтәрүегезне бик зур дикъкать белән күзәткән идем.

— 10 ел гына түгел инде, күбрәк.

— Әйе, күбрәк. Сез метро төзелешен башлаган идегез, эш көнегез иртәнге 3тә башланып төнге 12дә тәмамлана иде. Бүгенге көн күзлегеннән чыгып, бөтен шәһәр һәм үзегезнең команда куйган хезмәткә бәя бирсәгез иде, аерым алганда, төп өч юнәлеш буенча: метро – аны булдыруның әһәмияте, икенчесе – тузган торак, чөнки Мәскәүдә, минемчә, реновация ясауны бездән күреп башладылар, һәм өченчесе – “Рубин”, Бердыев һәм башкалар буенча.

— Мин боларга бәя бирә алмыйм һәм бәяләмәячәкмен дә. Мине дөрес аңласагыз иде. Мин үз-үземне мактап утырам булып чыга. Беркайчан да болай эшләмәдем һәм эшләмәячәкмен. Мине кешеләр бәяләсен, мин аларның бәясен ишетәм һәм белеп торам.

Метро турында юкка гына шулай сөйлиләр. Ул булмаса, белмим, хәзер Казан ничек яшәр иде икән. Бу организмның кан тамырларын алып ташлаган кебек.
Ә башлаганда, бу катлаулы юлны узганда, безне бит Казан халкы шунда ук хуплап алмады, метро төзисе урында кешегә фатирлар йә башка әйбер бирегез, диючеләр булды. Ул хакта фикерләр күп иде, теләктәшлек күрсәтүчеләр аз булды.

Ләкин бу барып чыкты, һәм мин бер кечкенә фактка бик сөенәм – 1996 елда без Минтимер Шәрип улы белән метрополитен төзелешенә капсула салабыз, бу Куйбышев мәйданында иде, ул вакыттагы “Кольцо”да. Безнең белән бер үк көндә Мортаза Гобәйдулла улы (Рәхимов, — Т.-и. иск.), хәтта Борис Николаевич (Ельцин, — Т.-и. иск.) белән булса кирәк, ул сайлаулар алды иде ахры, ул да анда иде – алар шундый ук капсуланы Уфада салдылар. Ни өчен бергә? Чөнки без Уфа белән бер вакытта, соңгы булып, “метро төзелеше” дип аталган поездның баскычына сикереп менеп өлгердек.

Башта Казан бу төзелешкә хокук алды, миллионынчы кешесе туганнан соң, аннары озак еллар буе әзерлек барды, һәм Александр Бондаренконың бу эшкә искиткеч зур хезмәте керде. Әйтеп бетергесез олы хезмәт. Чөнки мин мэриягә эшкә килгәч, Александр Ивановичтан үтендем: “Зинһар, миңа ярдәм итегез, ташламагыз”. Ул миңа булышты, һәм беркем белмәгән, кеше күзенә күренми торган кара эшне башкарып чыкты. Ә ул бик зур эш.

Без шул “поезд” баскычына бергә менеп кала алдык. Бергәләп киләсе буыннар өчен метро төзелеше турында капсула салып калдырдык. Ләкин андагы (Уфадагы, — Т.-и. иск.) капсула бүгенге көнгә кадәр шунда ята, кыймылдамаган да. Нигә алай? Андагы кешеләр начар булганга, яисә башка сәбәп белән түгел. Анда да бик сәләтле, уңган кешеләр, җитәкчеләр. Ә сәбәбе – метроны трамвай йөри торган җиргә үк салмакчы булганнар. Бу бит файдасыз, берни бирми. Һәм андый метро яшәми. Беләсезме, Түбән Новгородта өске өлештә, метро кремльгә менгән җирдә – анда метро яши. Ә инде аска төшкәндә, шәһәрнең аскы өлешенә Горький автозаводы буйлап барганда ул трамвай линиясе буйлап уза, һәм ул анда ул яшәми, аңлыйсызмы? Һәм менә шушы ялгышлыклар мөмкинлекне тормышка ашырырга бирмәде, шуңа да Уфада метро юк, ә без булдыра алдык, һәм нәрсә аркасында, беләсезме? Чөнки без аны планлаштыруның үзәкләштерелгән ысулыннан баш тарттык.



Бездә Казан метросының генераль проектлаучысы Түбән Новгород институты иде, тик ул проектлаган станцияләр безнең транспорт системасы белән килешми иде. Шуңа без үзебезнең “Казгражданпроект” эчендә метро проектлау буенча бер бүлек булдырдык, һәм шулай итеп шәһәрнең генераль планын шушы метро белән яраклаштыра алдык, шуңа ул менә шундый файда китерә. Кабатлап әйтәм, мин бәя бирмим. Монысын кешеләр бәяләсен.

Ә инде тузган торак турында сөйләгәндә, беләсезме, монда күп нәрсә әйтергә була. Ул бик катлаулы, бик авыр программа.
Минтимер Шәриповичтан башка без аны беркайчан да эшләп чыга алмаган булыр идек, Казан мондый әйберне булдыра алмас иде. Дөньядагы бер шәһәрдә дә, бер торак пунктында да мондый әйбер эшләнмәде, һәм иң куркынычы — эшләнмәячәк тә.

Беркайда да бер агломерация, бер шәһәр кысаларында йөз мең кешегә, ягъни бу шәһәрнең һәр унынчы кешесенә бушлай торак ясамаячаклар һәм алар көн күреп яткан караңгы тоннельдән чыгу юлы күрсәтмәсләр. Бездә шушы программа аркасында инде бөтенләй яңа буын кешеләре, яңа психологияле һәм дөньяга башка карашлы кешеләр үсеп чыкты. Менә монысы тузган торак турында сөйләгәндә. Башкасы турында әйтмим, анда ни генә юк иде, нинди генә кыенлыклар килеп чыкмады, анда коточкыч катлаулы программа иде. Ләкин безгә уз алдыбызга куйган маяклар ярдәм итте. Без кулланышка кертелгән торак мәйданы белән түгел, яңа торакка күченгән кеше саны белән хисап бирәбез. Күченгән икән – димәк, программа үтәлгән. Бу үз артыннан бик зур социаль сәясәт алып килде. Хәтта хәзер тормышка ашырыла торган гомумроссия программасы да мондый киң колачлы түгел. Җитмәсә, бер шәһәр кысаларында – моны кабатлау мөмкин түгел.

Автор: Шамил САДЫЙКОВ



Фото: Салават КАМАЛЕТДИНОВ

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев