Белми калма
Лондонда Татарстанда төшерелгән "Мулла" фильмын күрсәтү оештырылган. Фильм беркемне дә битараф калдырмаган. Ул татар тамашачысына әби-бабайларын хәтерләткән булса, мөселман булмаган тамашачыларга Ислам һәм татар тормышын күзалларга ярдәм иткән. Ә төрек мәдәни үзәге фильмны кабат, бу юлы төрекчә күрсәтүне үтенгән.
"Мулла" фильмын биредә күрсәтүне Англиядә эшләп килүче "Заман" татар-башкорт җәмгыяте оештырган. Бу хакта Англиядә яшәүче татар галиме Рөстәм Сүлти хәбәр иткән. Фильм татар мәдәниятен киң жәмәгатьчелеккә таныту максатыннан, инглизчә субтитрлар белән тәкъдим ителгән. Хәзерге вакытта "Заман" җәмгыяте әгъзалары фильмның продюсеры Марат Әхмәтшин белән тыгыз элемтәдә тора.
Чара татарларның гына түгел, инглиз, кытай, америкалы һәм элекке СССР илләреннән килгән тамашачыларның игътибарын да җәлеп иткән.
Бу хакта тулырак: /tatar-inform.tatar/
«Мулла» - Лондонда!

"Мулла" фильмы Туфан Миңнуллинның шул исемдәне пьесасы нигезендә Татарстанның Әтнә районында төшерелде. Режиссеры - Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскаров.
Бу хакта тулырак: /tatar-inform.tatar/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
-
5 сентября 2025 - 14:31
МӘКТӘП КАНИКУЛЛАРЫ КАЙЧАН БАШЛАНА?
Нет комментариев