МӘСГУДӘ ШӘМСЕТДИНОВА: «БИШЕК КӨЙЛӘРЕ ЙОКЫСЫЗЛЫКТАН БУЛЫША»
Бүген, 24 март көнне, Г. Ибраhимов исемендәге Тел, әдәбият hәм сәнгать институтында танылган татар композиторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, философия фәннәре кандидаты Мәсгудә апа Шәмсетдинова белән иҗади очрашу узды. Композитор инде күп еллар Америкада яшәп, әле дә шунда иҗат итә.
Бүгенге кызыклы очрашуның темасы «Бишек көйләрендә галәм аһәңе» дип аталды. Мәсгудә апа Шәмсетдинова бишек көйләренең әһәмияте турында, аларның сихри көче, йокысызлыктан булышуы хакында сөйләде. Композитор бишек көйләрен кеше сөйләменең башы дип саный. Аның сүзләренчә, барлык хайваннар, кошлар да үзләренчә балаларына ниндидер тавыш чыгарып, нәрсәдер җырлый, шулай итеп алар мәхәббәтне чагылдыра, дөнья турында белем бирә. Иҗади очрашу вакытында композитор үзенең кызыклы белемнәреннән тыш, көйләре белән дә уртаклашты. Төрле халыкларның бишек көйләре нигезендә илһамланып язылган иҗаты белән бүлеште ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
6 марта 2026 - 13:23
КАЗАНДА 1,5 МЕҢ УРЫНЛЫК ЯҢА МӘКТӘП ТӨЗЕЛӘЧӘК
-
5 марта 2026 - 12:42
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАРТ АЕНДА КЫҢГЫРАУ ЧЫЛТЫРАВЫ КЛАССИК МУЗЫКА БУЛЫП ЯҢГЫРАЯЧАК
-
4 марта 2026 - 13:38
РОССИЯКҮЛӘМ ФИНАНС ГРАМОТАЛЫЛЫК БУЕНЧА ОНЛАЙН-ОЛИМПИАДА БАШЛАНДЫ
-
3 марта 2026 - 12:57
2027/28 УКУ ЕЛЫННАН 9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ТАРИХ БУЕНЧА МӘҖБҮРИ ИМТИХАН КЕРТЕЛӘЧӘК
Нет комментариев