МӘКТӘПЛӘР КАРАНТИНГА ЯБЫЛА
Татарстанда ОРВИ белән авыручы балалар саны көннән-көн күбәя. Бүгенге көндә Казанда ОРВИ белән чирләүчеләр дәрәҗәсе тиешле нормадан 35 процентка артыграк.
Шуңа күрә башкалада мәктәп укучылары өчен массакүләм чараларны кичектерергә карар кылынган. Мәктәпләрдә исә аерым сыйныфларны карантинга яба башлаганнар. Моның өчен сыйныфтагы барлык укучыларның 20 процентының укырга килмәве кирәк.
Хәзерге вакытта Казанда 5 нче лицейдагы бер сыйныф - 7 февральгә кадәр, 177 нче лицейда җиде сыйныф, 155 нче гимназия, 49нчы мәктәп, 91 нче мәктәптә берәр сыйныф, 165нче мәктәптә дүрт сыйныф – 6 февральгә кадәр ябык.
Районнарда исә ОРВИ нәтиҗәсендә мәктәпләр дә ябыла. Алексеевск һәм Теләче районнарында ике мәктәп 24-31 гыйнвар көннәрендә ябылган булган. Шулай ук, Арча һәм Теләче районнарында ике балалар бакчасын япканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
-
5 сентября 2025 - 14:31
МӘКТӘП КАНИКУЛЛАРЫ КАЙЧАН БАШЛАНА?
Нет комментариев