МӘКТӘПКӘ КЕРГӘНДӘ, КАМЕРА ТИКШЕРӘЧӘК
Россиянең бөтен мәктәпләрендә дә махсус камералар урнаштырырга җыеналар. Алар кеше йөзен танып белә торган булачак. Бу эш белән Мәгълүматлаштыру милли үзәге шөгыльләнергә җыена (әлеге ширкәт “Ростех” корпорациясенә керә). Ул аны төбәкләрдәге мәгариф бүлекләре заказы буенча эшләячәк.
Мондый күзәтү системасын мәктәпләрнең коридорлары, заллары, баскычларына, шулай ук биналарның тышкы ягына да урнаштырырга җыеналар. Видеокүзәтү системасының барлык элементлары да Orwell системасына тоташкан. Анда NtechLab дигән йөзне танып белә торган модуль урнаштырыла. Ул мәктәп территириясенә керү хокукына ия булмаган кешеләрне таныячак.
Мондый системаларны Россиянең 12 төбәгендәге 1608 мәктәп алган инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
26 августа 2026 - 08:39
АБИТУРИЕНТЛАРГА УКУ КРЕДИТЫН ВУЗГА КАБУЛ ИТЕЛГӘНЧЕ ҮК БИРЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
-
25 августа 2026 - 15:59
ДИДЖЕЙ-СЕТ, ПОДКАСТ СТУДИЯСЕ ҺӘМ СВОП-МАРКЕТ: КАЗАНДА «СИН» КОНТЕНТ-ВЕЧЕРИНКАСЫ УЗАЧАК
-
25 августа 2026 - 11:34
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТАРИХ ТЕМАЛАРЫН ӨЙРӘНҮ ТӘРТИБЕН ҮЗГӘРТҮ ТЫЕЛА
-
24 августа 2026 - 14:32
«ТАТАР КЫЗЫ» ХАЛЫКАРА БӘЙГЕСЕНЕҢ ФИНАЛЫ ТӨРЕКМӘНСТАНДА УЗАЧАК
Нет комментариев