Логотип Идель
Белми калма

МӘКТӘП УКУЧЫСЫ ӨЧЕН ҖӘЙГӘ ЯҢА ҺӨНӘР!

Җәйгә озак калмады – тагын 5 ай һәм... иң рәхәт каникул көннәре башланачак! Әлбәттә, каникулны ял итеп кенә уздырырга теләмәүчеләр дә бар. Алар өчен иң шәп вариант – җәйге лагерьларда вожатый булып эшләү. Мәктәп укучыларының лагерьларда вожатый ярдәмчесе булып эшләргә тулы хокукы бар.

Вожатый булырга югары уку йортында укытмыйлар дигән фикер дә күптән искерде инде. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында мәктәп укучылары һәм студентлар өчен вожатый курслары ачылды!

Гитара, учак һәм палатка! Кояш, ял һәм уңай эмоцияләр! Иҗади проектлар, фикер-идеяләрне чынга ашыру, җәйне файдалы итеп уздыру һәм әле күпмедер акча да эшләү!..

Тәәәк, ә вожатый булырга ничек өйрәнеп була соң? Һәм бөтен кеше дә әйдаман була аламы?

Бу хакта «Орленок» Бөтенроссия балалар үзәгендә сменалар оештыручы тәҗрибәле вожатый Виктор Петров сөйли:

– Лагерьда эшләүче вожатыйның берничә роле бар. Беренчедән, ул – оештыручы. Лагерьдагы балаларның көнкүрешен, ашау-эчү, гигиена, куркынычсызлык кагыйдәләрен оештыра белү мөһим. Икенчедән, ул – продюссер. Балаларга чыгыш ясарга юнәлеш бирергә тиеш. Өченчедән, ул – педагог. Баланың потенциалын күрә һәм шуңа таянып уңышка ирешү маршрутын төзи белергә тиеш. Дүртенчедән, «шәмчекләр» (свечкалар) уздыру һәм уеннар аша команда белән идарә итә белү. Командаңда нидер килеп чыга икән – уен аша хәл итәргә кирәк. Нәрсәдер килеп чыкмый икән – уенга мөрәҗәгать итәргә! Уен аша мотивация бирергә дә, килеп туган хәлне чишәргә дә була. Уен хикмәткә ия! Һәм иң мөһиме – әйдаман үзе артыннан башкаларны да ияртә белүче лидер булырга тиеш. Чынлыкта бу сыйфатларны булдыру, өйрәнү авыр эш түгел. Бары тик теләк, үзеңне сынап карау гына кирәк! Мәктәп яшеннән үк вожатый булуның серен дә ачыйм: бу һөнәр киләчәктә карьера үсешендә нык ярдәм итә һәм бигрәк тә балалар оешмаларын яңадан торгызган чорда популярлыгы артачак дип уйлыйм.

Үзеңнең карьерыңны киләсе җәйдән үк төзи башларга мөмкинлек түгелме бу? Ничек уйлыйсың?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев