МӘКТӘП САЙЛАГАНДА ТЕРКӘЛҮ УРЫНЫ МӨҺИМ ТҮГЕЛ!
2020 елдан башлап, мәктәпкә укырга кергәндә теркәлү урыны әһәмияткә ия булудан туктаячак. Гаилә кодексына һәм «Мәгариф турында»гы федераль законга шул турыда төзәтмәләр кертелде.
– Абый-апалары кайсы белем бирү учреждениесендә укыса, аларның туганнары да шул мәктәптә белем алу яки балалар бакчасына йөрү хокукына ия булачак. Бу бергә яши торган бер гаилә балаларына кагылачак», - диелә Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәрендә.
Хәер, искәрмәләр дә юк түгел. Буш урыннар булмаган очракта, мәктәп баланы кабул итүдән баш тартырга мөмкин. Шунысын да исегезгә төшерәбез, гомуми белем бирү оешмаларында балаларны беренче сыйныфка язу февраль аенда башлана. Кайбер мәктәпләр гаризаларны электрон рәвештә кабул итәчәк.
Хәтерләсәгез, Россия Президенты Владимир Путин бертуганнарны бер үк балалар бакчасына һәм мәктәпкә бирү турындагы законны узган елда имзалады. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге федераль законга уңай бәя бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 марта 2026 - 13:07
ТАТАРСТАН ВУЗЛАРЫНДА MAX КУШЫМТАСЫ АША СТУДЕНТНЫҢ ЦИФРЛЫ ID СИСТЕМАСЫ ЭШЛӘНӘЧӘК
-
6 марта 2026 - 13:23
КАЗАНДА 1,5 МЕҢ УРЫНЛЫК ЯҢА МӘКТӘП ТӨЗЕЛӘЧӘК
-
5 марта 2026 - 12:42
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАРТ АЕНДА КЫҢГЫРАУ ЧЫЛТЫРАВЫ КЛАССИК МУЗЫКА БУЛЫП ЯҢГЫРАЯЧАК
-
4 марта 2026 - 13:38
РОССИЯКҮЛӘМ ФИНАНС ГРАМОТАЛЫЛЫК БУЕНЧА ОНЛАЙН-ОЛИМПИАДА БАШЛАНДЫ
Нет комментариев