“МӘКТӘП КООПЕРАЦИЯСЕ” КАЙДА БАРЛЫККА КИЛӘЧӘК?
Татарстанның дүрт районында “Мәктәп кооперациясе” пилот проекты тормышка ашырыла. Аның дәвамында авыл мәктәпләрендәге ярдәмче хуҗалыклар базасында кооперативлар булдырылачак.
Кооперацияләрне үстерү ачык ресурс үзәгенең төп проектларының берсе “Яшьләр кооперациясе”, дип атала. Ул үз чиратында “Мәктәп кооперациясе” проектын ала. Хәзерге вакытта анда Татарстанның Әлки, Алексеевск, Балтач һәv Кукмара муниципаль районнары катнаша.
Алсу Нәбиева, Казан кооператив институты ректоры:
– Әлеге проект хуплау тапты. Шушы кооперативларны теркәү өчен документлар тапшырылган. Кооперативлар мәктәп янында хуҗалыклары булган һәм продукция җитештергән мәктәпләр базасында булдыралачак. Алга таба без, мисал өчен, шушы мәктәпләрнең берсендә теплица булдырылуын, икенчесе умартачылык белән шөгыльләнүен телибез. Биредә юнәлешләр бик күп төрле, һәм алар барысы да әйдәп бара торган булырга тиеш. Һәр районның юнәлеше төрле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
-
3 сентября 2026 - 09:35
«РАЗГОВОРЫ О ВАЖНОМ»ДА УКЫТУЧЫЛАРГА УКУЧЫЛАРНЫҢ ПАССИВЛЫГЫН ҺӘМ РИЗАСЫЗЛЫГЫН КҮЗӘТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
-
2 сентября 2026 - 10:35
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫ ДЕПУТАТЫ DOTA ҺӘМ COUNTER-STRIKE УЕННАРЫН МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНА КЕРТҮ ИДЕЯСЕН ХУПЛАДЫ
Нет комментариев