МӘКТӘП ФОРМАСЫНЫҢ БЫЕЛ УРТАЧА БӘЯСЕ КҮПМЕ?
Бер ел эчендә мәктәп формаларының бәяләре 22%ка арткан. Мондый нәтиҗә
«Платформы ОФД» уздырган тикшеренүдән соң ясалган.
1-29 август көннәрендә алынган мәктәп формаларының уртача бәясе 2080 сумга кадәр арткан. Узган ел шушы ук вакыт аралыганда ул 1705 сумны тәшкил иткән.
Тулы комплектлы мәктәп формасы хәзер 6,3 мең сум тора. 18%тан артык ата-аналар (3,7 мең кеше) мәктәп формасына ким дигәндә 10 мең акча тоткан.
Сораштырылучыларның 59%ы мәктәп администрациясе тарафыннан формага кагылышлы бернининди дә таләпләр булмавы турында әйткән. Респондентларның 20%ы (4 меңнән артык кеше) уку йортының аерым бер җитештерүчеләрне тәкъдим итүе турында әйткән.
Катнашучыларның күбесе - Магадан, Ненец автономияле округы, Камчатка өлкәсе, Ханты-Мансийск автономияле округыннан. Сораштыру 14-31 август көннәрендә илнең барлык өлкәләрендә дә узган
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 сентября 2026 - 11:24
10-11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН МӘҖБҮРИ ФӘННӘР ИСЕМЛЕГЕ РАСЛАНДЫ
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
-
18 сентября 2026 - 11:26
РОССИЯДӘ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНА ДЕПУТАТЛАР САЙЛАУ БАШЛАНДЫ
Нет комментариев