«МИРАС»ЛЫ БИЮ
Татар биюенең барлык матурлыгын белергә омтылучылар өчен Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле тарафыннан «Мирас» («Наследие») дип исемләнгән мультимедияле белем бирү программасы булдырылды. Проект Россия Федерациясе Президенты гранты хисабына тормышка ашырылды.
Проектка татар милли хореографиясенең үзенчәлекләрен ачып бирә торган остаханәләр эшләнгән. Анда бию осталары гади һәм аңлаешлы рәвештә үз тәҗрибәләре белән уртаклаша. Биредә шулай ук бию сәнгатенә нигез салучы һәм аны саклап калучылар турында мәглүмат тә бар. Бу шәхесләрнең иҗади язмышы милли сәхнә биюенең һөнәри дәрәҗәдә формалашуы һәм үсеше белән тыгыз бәйләнгән. Проект Дәүләт архивындагы һәм Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле фондындагы язмалар белән дә уртаклашты. Бу уникаль видеоязмалар татар халкының, аның бию сәнгате үзенчәлекләрен аңлатучы өстәмә корал булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев