МИНЗӘЛӘ ЕГЕТЕ ДАНИЛА НОВИКОВ «ТЫ СУПЕР!» ЯРЫМФИНАЛЫНДА!
14 яшьлек Минзәлә егете Данила Новиков «Ты супер!» тапшыруының дүртенче сезонында Татарстан данын яклап, ярымфиналга узды.
Данила, «Марина» җырын башкарып, барлык жюри әгъзаларыннан (Игорь Крутой, Ёлка һәм Диана Арбенина) яшел ут алды.
Әлеге шоу әти-әнисез калган балалар арасында уздырыла. Данилага берничә ай чагында, аның әнисе юл һәлакәтенә эләгеп үлә, ә әтисе аның белән араларны өзә. Малайны әбисе тәрбияли. Данила сүзләренчә, үзенең чыгышын ул әбисенә багышлаган. Интервьюда ул күп акча җыеп, әбисенә машина сатып алырга теләве турында әйткән.
Данила беренче сыйныфтан ук вокал белән шөгыльләнә, ике ел элек вокал һәм баян юнәлеше буенча музыка мәктәбенә укырга керә. Киләчәктә ул профессиональ артист булырга хыяллана.
Даниланы үзенең Instagram битендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та котлады һәм уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
26 августа 2026 - 11:17
1 СЕНТЯБРЬДӘН МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕС ВАКЫТЫНДА СМАРТФОН КУЛЛАНУ ТЫЕЛА
-
26 августа 2026 - 08:39
АБИТУРИЕНТЛАРГА УКУ КРЕДИТЫН ВУЗГА КАБУЛ ИТЕЛГӘНЧЕ ҮК БИРЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
-
25 августа 2026 - 15:59
ДИДЖЕЙ-СЕТ, ПОДКАСТ СТУДИЯСЕ ҺӘМ СВОП-МАРКЕТ: КАЗАНДА «СИН» КОНТЕНТ-ВЕЧЕРИНКАСЫ УЗАЧАК
-
25 августа 2026 - 11:34
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТАРИХ ТЕМАЛАРЫН ӨЙРӘНҮ ТӘРТИБЕН ҮЗГӘРТҮ ТЫЕЛА
Нет комментариев