МИНЗӘЛӘ ТЕАТРЫ КАЗАНГА 3 СПЕКТАКЛЬ АЛЫП КИЛӘ
С. Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры Казанга өч көнлек гастрольләргә килә.
Театр сөюче тамашачыларга 15 февральдә Казанның 2 нче номерлы гимназиясендә Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан «Онытмаска иде үткәнне» әдәби-драматик спектакле күрсәтеләчәк.
«Муса Җәлил белән Минзәлә шәһәре бик бәйле. Күпләр, яшьләр бигрәк тә, Муса Җәлилнең Минзәләдә 56 көн укыганын белми. Минзәлә халкы шагыйрьне сугышка озата. Шушы көннәр эчендә Муса Җәлил безнең актерларыбыз белән очрашып, шигъри кичәләр оештыра торган була», – дип бүлеште театр директоры Илнур Ганиев.
Гастрольләрнең икенче көнендә, 16 февральдә исә Камал театры сәхнәсендә Минзәлә артистлары «Шулай булды шул» мелодрамасын, ә 17 февральдә шунда ук «Ситса туй» моңсу комедиясен тәкъдим итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев