Белми калма
МИНИСТРГА СОРАУ БИР!
Яңа уку елы башланып китәргә өлгермәде, ә әти-әниләр җыелышы инде башланды. Әле ниндие диген: бөтен ил күләмендә уздырыла торганы!
Уку, мәктәпкә кагылышлы сорауларыңны хәзер турыдан-туры Россиянең мәгариф министры Ольга Васильевага биреп була. Әгәр үзеңне борчыган соравыңа җавапны ишетәсең килсә, 20 августка кадәр аны юллап өлгерергә кирәк. 30 августта ата-аналарның гомумроссия җыелышы узачак. Бу уңайдан, Россия Мәгариф министрлыгының рәсми сайтында сораулар җыю өчен махсус сервис эшли башлаган (edu.gov.ru/opc-view).
Туры диалог барышында Ольга Васильева Россиядәге гомуми белем бирүгә кагылышлы мәсьәләләргә җавап бирәчәк. Сораулар Россия төбәкләреннән оештырылган телекүперләр аша, министрлыкның социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтлары аша да юлланачак.
Онлайн-трансляция булгач, әлеге ата-аналар җыелышын дөньяның теләсә кайсы почмагыннан карап булачак. Җыелышның башлану вакыты гына гадәттәгедән күпкә иртәрәк – көндезге сәгать 11дә.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
9 сентября 2026 - 12:47
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
Нет комментариев