«МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ-2023» АКЦИЯСЕНДӘ ТАТАР ТЕЛЕ РӘИСЕ САЙЛАНАЧАК
26 апрельдә 16:00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда гала-концерт булачак һәм «Мин татарча сөйләшәм!» республика акциясенә йомгак ясалачак.
«Мин татарча сөйләшәм» концерты сценарий авторы Динара Зиннәтова бәйрәм чарасына бәйле кайбер серләрне ачты.
«Быел беренче тапкыр «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә «татар теле рәисе»н сайлаячакбыз. Социаль челтәрләрдә шундый активлык оештырырга уйладык. «Татар теле рәисе» – медиа киңлектә татар телен алга сөргән, акция турында мөмкин кадәр күп постлар чыгарган кеше. Ул ел дәвамында татар чараларында махсус кунак булачак. Татар телен интернетта популярлаштыру бик мөһим, чөнки яшьләрнең ярты тормышы шунда уза. Шуңа күрә без акцияне әкренләп онлайнга да күчерергә теләдек. Сценарийга килгәндә, быел ул 18+ форматында узачак. Яшьләр сөйләшә торган телне кулланып, мәзәкләр кыстырырга тырышабыз», – дип сөйләде ул.
Быелгы чараның артистлар исемлегендә «Караш»,«Оммаж» төркемнәре, шулай ук «Энекәш» һәм Илгиз Шәйхразиев та бар. Чара хедлайнеры – чатрулетка сәхифәсендә төрле жанрларда төрле милләт җырларын аккордеонда башкаручы ARSLAN.
«Тяжело с татарским» антипремияләре дә бәйрәм сәхнәсендә билгеле булачак. Шулай ук сәхнәдә олпат шагыйрьләрнең яшь, үсмер чакта язылган шигырьләре яңгыраячак. Быел «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә фудкорт, кием-салым нокталары да эшләячәк. Чарада перформанслар һәм остаханәләр оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 марта 2026 - 10:29
21 ЯШЬКӘ КАДӘР ФАСТФУД САТУНЫ ТЫЮ ТӘКЪДИМ ИТЕЛӘ
-
12 марта 2026 - 09:29
«БИЮ»: КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ДИДЖЕЙ-СЕТЛАР ЯЗДЫРАЧАК
-
11 марта 2026 - 11:24
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘР ЭШЛӘРЕ МИНИСТРЛЫГЫ ФЕДЕРАЛЬ ГРАНТЛАР ТУРЫНДА ТУРЫ ЭФИР УЗДЫРА
-
10 марта 2026 - 13:07
ТАТАРСТАН ВУЗЛАРЫНДА MAX КУШЫМТАСЫ АША СТУДЕНТНЫҢ ЦИФРЛЫ ID СИСТЕМАСЫ ЭШЛӘНӘЧӘК
Нет комментариев