«МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ!» СӘХНӘСЕНӘ БИЛЕТ
26 апрель көнне «Мин татарча сөйләшәм!» сәхнәсендә чыгыш ясарга теләсәң, яңа җанлы музыка бәйгесендә катнаш!
Үзең иҗат иткән җырны тере уен коралларына, минуска яки а-капелла башкарып, видеога төшерергә кирәк. Профессиональ камера яки телефон камерасы — аерма юк. Башкаручылар саны чикләнмәгән. Җыр сүзләрен татар классик шагыйрьләре иҗатыннан алу рөхсәт ителә (һәм хуплана!). Язмада тулы бер җыр булырга тиеш, өзекләр кабул ителми. Клиплар бәйгедә катнашмый.
Бәйгедә катнашу тәртибе:
Видеоны интернетка йөкләргә һәм түбәндәге гаризаны тутырырга: https://forms.yandex.ru/u/67ce92fb068ff0b3eea70a51/
«ВКонтакте»дагы сәхифәңә әлеге постны алып куярга (репост): https://vk.com/wall-1431363_7766
Гаризалар 30 мартка кадәр кабул ителә.
31.03-13.04 безнең ВК төркемендә иң яхшы башкаручыга тавыш бирәбез. Бәйгедә иң күп тавыш җыйган катнашучыга партнерлардан бүләкләр биреләчәк, ә оештыручылар тарафыннан сайланган җиңүчене 26 апрель көнне сәхнәдә чыгыш ясарга чакырачакбыз!
Җиңүче үз чыгышын Yummy Music белән бергә әзерләячәк һәм «Мин татарча сөйләшәм!» сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Ике атна дәвамында аранжировканы эшләргә, репетицияләргә йөрергә һәм тере яңгырашта чыгыш ясарга әзер булыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 сентября 2026 - 11:24
10-11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН МӘҖБҮРИ ФӘННӘР ИСЕМЛЕГЕ РАСЛАНДЫ
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
-
18 сентября 2026 - 11:26
РОССИЯДӘ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНА ДЕПУТАТЛАР САЙЛАУ БАШЛАНДЫ
Нет комментариев