МИЛЛИОН БЕЛӘН КАЙТАЛАР: ТАТАРСТАННЫҢ 13 УКУЧЫСЫ «БОЛЬШАЯ ПЕРЕМЕНА»да ҖИҢҮ ЯУЛАГАН
Кичә мәктәп укучылары «Артек» халыкара лагереннән кайтканнар. Биш көн дәвамында алар яшьтәшләре белән «киләчәк шәһәре» булдыру юнәлешендә эшләгән.
«Мәгариф», «Эшкуарлык», «Сәнгать», «Урбанистика», «Волонтерлык» һәм «Сәламәт яшәү рәвеше» юнәлешләре бөтен илдән 1200 яшүсмерне җыйган. Шулай ук, сессияләрдә эшкуарлар, шоу-бизнес йолдызлары, спортсменнар, сәясәтчеләр дә чыгыш ясаган.
Җиңүчеләр 200 меңнән башлап 1 миллион сумга кадәр призлар алганнар. Мәсәлән, 11 нче сыйныфта укучылар университетта укыр өчен миллион ота ала. Портфолиога да 5 балл өстәлә. 9-10 класстагы укучылар яңа гаджетлар алу яки укуны түләү өчен 200 мең сум ала.
Әлеге «счастливчик»ларның исемнәрен саныйк:
9-10 сыйныфлар:
Азалия Ибрагимова
Альмира Әхунҗанова
Кристина Азовцева
Даниил Савинов
Никита Филиппов
Лиана Мәрданова
Влада Сидорова
Ева Горшунова
Динара Гафина
11 сыйныф:
Альбина Әхмәтова
Аделина Хабибуллина
Георгий Фияло
Диләрә Галиева
Яхшы хәбәр: бәйге һәр ел үткәрелергә тора. Киләск елда сине яңа укытучылар, юнәлешләр көтәчәк. Тулырак мәгълүмат – myrosmol.ru сайтында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев