Белми калма
еспублика хөкүмәтенең төп бурычы – хезмәт кешесенең абруен күтәрү. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында әйтте.
“Кызганыч, соңгы елларда без бу мәсьәләгә игътибар биреп җиткермәдек. Хәзер бу темага җитди рәвештә алындык. Ни өчен без бу агымга иярдек? Бу республикага үзен күрсәтү шансы гына түгел, ә Татарстанда кирәкле һәм әһәмиятле белгечлекләр әзерләү инфраструктурасын булдыру мөмкинлеге дә”, - дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.

Ул республикада 31 ресурс үзәге эшләп килүен, 2019 елдан аларның саны 37гә артачагын да әйтте. Ресурс үзәкләре колледжлар һәм техникумнар базасында төзелә. Аларда халыкара стандартларга туры килә торган иң яңа җиһазлар, эш бирүче таләпләренә тәңгәл килүче кадрлар потенциалы һәм белем бирү программалары бар.
“Безнең вәкилләр даими рәвештә Россия, Европа һәм дөнья беренчелекләрендә җиңәләр һәм призлы урыннар яулыйлар. Бу югары профессиональ әзерлекне күрсәтә”, - диде Президент.

Ресурс үзәкләре төзүнең төп партнерлары профильле оешмалар. Шуңа күрә чыгарылыш укучыларының эшкә урнашу проблемасы юк, дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Интервью 22 сентябрьдә sntat.ru сайтында чыгачак. Видеоверсияне “Татар-информ” агентлыгының ютуб каналында карарга мөмкин булачак.
Тамашачылар интервьюның телевизион версиясен “Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью” программасында “Татарстан 24” телеканалында шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 18:30 сәгатьтә карый алачак.
tatar-inform.tatar
Миңнеханов WorldSkills Kazan-2019 турында: "Безнең максат - хезмәт кешесенең абруен күтәрү"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 октября 2025 - 15:54
БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ БУЕНЧА РЕГИОНАЛЬ ЧЕМПИОНАТ
-
15 октября 2025 - 14:58
«АВАЗДАШ» ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНЕҢ АФИШАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
Нет комментариев