МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ ВУЗларга КЕРҮ ӨЧЕН МИНИМАЛЬ БДИ БАЛЛАРЫН БИЛГЕЛӘДЕ
Россиянең фән һәм югары белем министрлыгы 2021нче елда югары уку йортларына керәчәк укучылар өчен БДИдан минималь баллар белән приказ проектын әзерләде. Хәзер әлеге документ иҗтимагый фикерләшү этабында.
Билгеле булганча, вузлар билгеләгән минималь баллар аттестат алу өчен кирәкле баллардан аерыла. Министрлык 2021нче ел абитуриентларына шундый минималь баллар тәкъдим итә:
Чит тел – 30
Тарих – 35
Математика, физика, биология, химия – 39
Рус теле, әдәбият, география – 40
Информатика – 44
Җәмгыять белеме – 45.
Шунысын да истә чыгармаска кирәк: бу баллар – минималь, һәм аерым уку юнәлеше, белгечлеккә бәйле рәвештә югары уку йортлары минималь баллны арттыра да ала.
Шунысы кызыклы: пандемиягә бәйле дистанцион укуга күчү быел БДИ нәтиҗәләре начараюга китермәгән. Киресенчә, быел баллар алдагы елларныкына караганда югарырак.
2020нче ел БДИ баллары (2016-2020нче еллар аралыгы белән чагыштыру рәвешендә):
Әдәбият – 60 (+4,97)
Тарих – 51,7 (+4,68)
География – 55,3 (+4,62)
Математика (профиль) – 49,6 (+4,27)
Информатика – 58,7 (+2,48)
Рус теле – 69,3 (+2,30)
Физика – 52,4 (+2,13)
Җәмгыять белеме – 54,4 (+1,65)
Химия – 54,3 (+0,13)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев