«МӘДӘНИ КОД» ТАТАРСТАНДА УЗАЧАК
«Мәдәни код» урам сәнгате халыкара фестивале Россиянең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да, узачак. Җиңүчеләрне 3нче мартка кадәр онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеләделәр.
Әлеге тавыш бирүдә халык шулкадәр актив катнашкан ки, максималь тавыш җыйган төбәкләр арасында әллә ни зур аерма булмаган. Шуңа конкурсның эксперт советы “Мәдәни код” фестивален Татарстан республикасы, Ставрополь крае, Түбән Новгород, Чиләбе өлкәләрендә уздырырга карар кыла.
“Мәдәни код” фестивалендә бөтен илнең яшь рәссамнары торак йорт фасадларын мураллар ярдәмендә бизәячәкләр. Әлеге чара узачак шәһәрләрдә танылган граффитистлар белән очрашулар, заманча сәнгать күргәзмәләре, концертлар, фестиваль мәйданчыклары буенча экскурсияләр һәм башкалар узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
6 октября 2026 - 11:10
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯНЕ КЫСКАРТЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
Нет комментариев