МАЙ БӘЙРӘМНӘРЕНДӘ ЯЛ ИТӘБЕЗМЕ?
«Май бәйрәмнәрендә ял итү кирәкме-юкмы?» соравына Россия халкы ни җавап кайтарган?
Кайсы айга күчерү яхшырак?
Россиялелеләрнең өчтән бере (34%) май бәйрәмнәрен башка вакытка күчерү яхшы булачак, дип саный. Ә 30% кеше аларны бөтенләй кирәк түгел дип әйтә. Тагын 27%ы күчерергә кирәкми, ди.
Респондентлардан: “Кайсы айга күчерү яхшырак булачак?” – дип тә сораганнар. Күп кеше җәй айларын сайлаган: июнь (19%), июль (14%), август (14%). 8% кеше май бәйрәмнәрен Яңа ел каникулына кушарга тәкъдим итә.
Бәйрәмнәрдә нишләргә уйлыйлар?
Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, ил халкының күбесе бәйрәмнәрдә өйдә калырга җыена (64%). 15% кеше берәр җиргә барып кайтырга уйлый. Аларның 45%е “берәр җир” дигәндә шәһәр читендәге йортларын, ягъни дачаны күз алдында тота. Тагын 16% кеше авылга кайтырга, 15% табигатькә чыгарга, 9% дуслары белән шашлык кыздырырга һәм 7% берәр шәһәргә барып кайтырга планлаштыра.
Искә төшерик
Президент Владимир Путин апрель аенда эшләмибез, дип игълан итте. Россиянең күп өлкәләрендә үзизоляция режимы игълан ителде. Мисал өчен, Мәскәүдә юлга чыгу өчен цирфлы рөхсәтнамә алырга кирәк. Күп җирдә әлеге изоляция режимын май ахырына кадәр озынайттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
3 марта 2026 - 12:57
2027/28 УКУ ЕЛЫННАН 9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ТАРИХ БУЕНЧА МӘҖБҮРИ ИМТИХАН КЕРТЕЛӘЧӘК
-
2 марта 2026 - 11:06
14 ЯШЬКӘ КАДӘРГЕ БАЛАЛАРГА СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРДӘ ТЕРКӘЛҮНЕ ТЫЯРГА МӨМКИННӘР
-
28 февраля 2026 - 11:21
БДИ ТАПШЫРУ ПУНКТЛАРЫНДА МӘКТӘПЛӘРГӘ ҺӨҖҮМ ОЧРАКЛАРЫ ЕШАЮ СӘБӘПЛЕ САКЛАУНЫ КӨЧӘЙТӘЧӘКЛӘР
-
27 февраля 2026 - 08:36
БАЛАЛАР IT ПАРКЫ ДИТ-ТОЛКС АЧЫК СОЦИАЛЬ ПРОЕКТЫН ПРОЕКТНЫ БАШЛАП ҖИБӘРӘ
Нет комментариев