МАСКА УРЫНЫНА ШАРФ КУЛЛАНЫРГА ЯРАМЫЙ. НИ ӨЧЕН?
Табиблар маска урынына шарф кияргә ярамый, ди. Ни өчен? Ни була?
Ул вируслардан сакламый! Шуңа күрә аны маска урынына куллану, киресенчә, сәламәтлеккә зыян гына салырга мөмкин. Чөнки шарф озак вакыт киеп йөргәндә бактерияләргә үрчү өчен яхшы тирәлек булып тора.
Бу турыда Мәскәүнең 210нчы номерлы хастаханәсе табибы Елена Астраханцева хәбәр итә.Табиб әйтүенчә, вируслардан саклану өчен бер тапкыр гына киелә торган маска һәм перчатка кияргә кирәк.
Ә шарф яки яулык көзнең икенче яртысында муенны җылыда тоту өчен мөһим.
Иммунитетны ныгыту өчен нишләргә?
Иммунитетны ныгыту, ОРВИ һәм башка вируслар эләктермәс өчен табиб менә нәрсәләр киңәш итә: йокыны туйдырырга, саф һавада йөрергә, бүлмәләрне җилләтергә, җиләк-җимеш, яшелчә, ит, балык ашарга.
Моңа кадәр Роспотребнадзор, салкын булу сәбәпле, организм коронавирус белән авыррак көрәшәчәк, дип хәбәр иткән иде. Шуңа күрә туңмау, җылы киенү зарур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 октября 2025 - 14:58
«АВАЗДАШ» ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНЕҢ АФИШАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
-
30 сентября 2025 - 15:15
«ЕЛНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ЯШЬ УКЫТУЧЫСЫ – 2025» КОНКУРСЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
Нет комментариев