МАРИ ҺӘМ ТАТАР ПАНКЛАРЫ БЕР СӘХНӘДӘ: КАЙДА? КАЙЧАН?
19 май Казанның «Маяковский» иҗат мәйданчыгында «УСАЛ» татар рэперы һәм Йошкар-Ола шәһәреннән «У ЕН» этно-панк ансамбленең беренче концерты көтелә.
Кемнәр белми, “У ЕН” 2016 елда оеша. Бүгенге көндә алар этно, фолк, панк, рейв һәм реп жанрларында, һәм бары тик туган телләрендә – марича җырлар башкара.
“УСАЛ” иҗатында, хип-хоп белән генә чикләнмичә, гитаралы һәм электрон музыкага да тартыла. Ни кызык, җырларына этник уен кораллары, борынгы һәм совет чорындагы җырларның оригинал яңгырашларын да өсти. Аның тере чыгышлары көчле энергетикасы һәм үзгә атмосферасы белән аерылып тора. Соңгы берничә елда “Усал” төркеме AWAZ, Ural Music Night, Дикая Мята һәм Tat Cult Fest кебек фестиваль сәхнәләрендә чыгыш ясарга өлгерде.
.jpg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 апреля 2026 - 11:03
ТАТАРСТАН – ПУШКИН КАРТАСЫ БУЕНЧА ИҢ АКТИВ ТӨБӘКЛӘРНЕҢ БЕРСЕ
-
16 апреля 2026 - 12:24
ТАТАР ТЕЛЕ ИМТИХАНЫН САЙЛАУЧЫ 11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ САНЫ ИКЕ ТАПКЫРГА АРТКАН
-
15 апреля 2026 - 14:32
ТАТАРСТАНДА ИМТИХАН ҮТКӘРҮ ПУНКТЛАРЫН ҖИҺАЗЛАУГА 300 МЛН СУМНАН АРТЫК АКЧА БҮЛЕП БИРЕЛГӘН
-
15 апреля 2026 - 12:20
«ГОСУСЛУГИ» ПОРТАЛЫНДА БДИГА ӘЗЕРЛӘНҮ ӨЧЕН ТРЕНАЖЁР БАРЛЫККА КИЛДЕ
Нет комментариев