МӘКТӘПЛӘРДӘ «АҖАГАН 2.0» УЕННАРЫ БАШЛАНДЫ!
Яшьләрне физик һәм рухи яктан тәрбияли торган проектлар елдан-ел артып тора. Шулар арасында «Аҗаган 2.0» да бар. Ә хәзер аның турында тулырак.
Әлеге проект «Алдынгылар хәрәкәте» ярдәме белән бергәлектә тормышка ашырыла. Оештыручылар әйтүе буенча, быел биредә 80 мең катнашучы булыр дип көтелә. Исемлекне 7-17 яшьтәге мәктәп укучылары һәм 18-21 яшьлек техникум һәм көллият студентлары тәшкил итәчәк. Яшь категорияләре исә мондыерак:
- Кече - 8-10 яшь
- Уртача – 11-14 яшь
- Зур – 14-17 яшь
- Махсус – 18-21 яшь
Командада 10 кеше булырга һәм алар сайтта теркәлгән булырга тиешләр. Бу эшне башкарганнан соң, үзеңә туры килгән юнәлешне сайлау зарур. Алар – отряд командиры, военкор, инженер-сапер, медик, БПЛА операторы, политрук, штурмовик. Мәктәпләрдә уеннар инде башланып китте. Шунысы шатландыра: егетләр генә түгел, кызлар да ярышларда бик актив катнаша.
Дустым, син дә биредә катнаша аласың. Бары тик теләк һәм әзерлек кенә кирәк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
-
30 сентября 2026 - 09:49
КАЗАНДА ҖЫЛЫТУ СЕЗОНЫ 1 ОКТЯБРЬДӘ БАШЛАНА
-
29 сентября 2026 - 15:08
КАЗАНДА ДӨНЬЯНЫҢ ТӨРЛЕ ИЛЛӘРЕННӘН 110 ЯШЬ АВТОР ҖЫЕЛАЧАК
-
29 сентября 2026 - 11:15
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫНА ЯСАЛМА ИНТЕЛЛЕКТ КУЛЛАНЫРГА РӨХСӘТ ИТЕЛӘЧӘК
Нет комментариев