МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ АРАСЫНДА «ТАТАР ЕГЕТЕ, ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Яшьләр өчен оештырылучы чараларның иң шәбе, көтеп алынганы – «Татар егете, Татар кызы» бәйгесе. Ул Казан шәһәре мәктәпләре укучылары арасында үткәрелә. Бу бәйге милләтебезнең үзенчәлеген, киләчәк буынны тәрбияләүдә кулланылган отышлы алымнарны күрсәтергә, асыл шәхесләр булып җитешеп килүче егет-кызларыбызның күркәм сыйфатларын үстерергә, сәләтләрен ачарга мөмкинлек бирә.

Быел әлеге бәйгедә Гран-прины Россия Герое Д.Р. Гилемханов исемендәге 42нче мәктәптә белем алучы Талипов Булат һәм 19нчы гимназия укучысы Галиәхмәтова Мәдинә яулады. Бу җиңү, әлбәттә, конкурсантларның тырышлыгы һәм остазларының аларны барлык күңел җылысын биреп әзерләве нәтиҗәсе. Көнне төнгә ялгап дигәндәй, Булатка максатына ирешергә ярдәм итүче хөрмәтле укытучылары – Закирова Роза Рәфкать кызы, Усманова Гөлфия Мәгъфүр кызы һәм Гафурова Гөлназ Җәмил кызы. Мәдинәне чыгышка әзерләгән укытучылар командасы исә – Ибәтуллина Зөлфия Хәмит кызы, Галәветдинова Гүзәлия Хәмит кызы, Гарифҗанова Ләйлә Фаяз кызы.
Булат Талипов – Гөлназ Гафурова җитәкчелегендәге Казан балалар филармониясе шәкерте, танылган «Салаватиклар», «Алма» төркемнәрендә чыгыш ясый. Вокал буенча остазы Гөлназ Гафурова белән музыкаль биремгә яхшылап әзерләнгән, бәйгедә «Тәфтиләү», «Ак калфак» җырларын башкарды.
Бәйгедә катнашучыларның барысын да ихластан котлыйбыз, киләчәктә дә шундый актив булуларын телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
19 июня 2026 - 16:24
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫН ВЛАДИМИР ДАЛЬ ЮБИЛЕЕНА БАГЫШЛАНГАН АКЦИЯДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
18 июня 2026 - 11:42
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕН ЭЗТАБАР ОТРЯДЛАРЫНЫҢ ОКРУГ СЛЕТЫНДА КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
17 июня 2026 - 11:39
ТР СТУДЕНТЛАРЫН «ШӘҺӘР ҮЗГӘРЕШЛӘРЕ МӘКТӘБЕ» ЭКСПЕДИЦИЯСЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
16 июня 2026 - 12:59
ГАЛИМНӘР УКУЧЫЛАРНЫҢ МАТЕМАТИКАСЫН ЯХШЫРТУНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ЫСУЛЫН ТАПКАН
Нет комментариев