ӘЛМӘТТӘ УКЫТУЧЫ БАЛАЛАРНЫҢ АВЫЗЫН СКОТЧ БЕЛӘН ЯБЫШТЫРГАН
Әлмәт шәһәренең 25нче номерлы мәктәбендә укытучы, сөйләшеп утырганнары өчен, беренче сыйныф балаларының авызын скотч белән ябыштырып куйган. Шулай ук, укытучы бер бала икенчесенең яңагын карандаш белән тишкәнне дә яшереп калдырган булырга мөмкин.
Мондый мәгълүмат вконтакте социаль челтәрендәге бер төркемдә барлыкка килгән. Әлеге пост астындагы коментарийлар арасында зыян күргән баланың әтисе Илгиз Әхмәтшинның җаваплары да бар. Аның сүзләренчә, алар инде полициягә хәбәр иткәннәр, әмма полиция мондый төр эшләр белән шөгыльләнергә теләми. Хәзерге вакытта әлеге эш тикшерү комитетына тапшырылган.
Шулай ук, Илгиз Әхмәтшин башка ата-аналарның әлеге укытучыны яклап чыгулары турында да хәбәр итә. Тагын бер зыян күрүче баланың әнисе, башта укытучыны гаепләп чыкса да, хәзер артка "чигенә" башлаган.
Сез бу турыда ни уйлыйсыз? Укытучыны җәзага тартырга кирәкме?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 июля 2026 - 08:03
БДИДА 300 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫСЫ КФУНЫ САЙЛАГАН
-
16 июля 2026 - 12:56
КАЗАН УКУЧЫЛАРЫ НЕЙРОЧЕЛТӘР ЯРДӘМЕНДӘ АУДИОКАССЕТАГА МУЗЫКАЛЬ АЛЬБОМ ЯЗДЫРГАН
-
15 июля 2026 - 13:02
10 НЧЫ СЫЙНЫФКА КАЙЧАН КАБУЛ ИТМӘСКӘ МӨМКИННӘР?
-
14 июля 2026 - 08:43
КАЗАН РОССИЯНЕҢ ТӨП ГАСТРОНОМИЯ ШӘҺӘРЕ ДИП ТАНЫЛДЫ
Нет комментариев