ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА ИСЕМЕНДӘГЕ III ХАЛЫКАРА ФЕСТИВАЛЬГӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ
Әлфия Авзалова исемендәге III Халыкара фестивальгә гаризалар кабул ителә. Катнашу өч яшь категориясенә бүленә: 13-17 яшь, 18-25 һәм 26-35 яшь. Катнашучыларга Әлфия Авзалова репертуарындагы җырны башкарырга кирәк булачак.
Чараның оештыручысы, Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова әйтеп үткәнчә, бу халыкара фестиваль ике елга бер тапкыр үткәрелә, аның максаты – Әлфия Авзалованың иҗади мирасын саклау һәм үстерү.
Әлфия Авзалова исемендәге III Халыкара фестиваль ике турда уза. Беренче тур читтән торып 22 марттан 22 майга кадәр, ә икенче тур Казанда 9 сентябрь көнне үтәчәк. 23 октябрьдә исә Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында Әлфия Авзалова исемендәге III Халыкара фестивальнең гала-концерты узачак. Анда жюри, режиссерлар, сценаристлар тарафыннан сайлап алынган лауреатлар катнашачак. Концерт җырчының тууына 90 ел тулуга багышланачак. Фестивальгә гаризаны биредә тутырырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
9 сентября 2026 - 12:47
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
Нет комментариев