ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА БЕЛӘН «КАЗАН УТЛАРЫ» АНСАМБЛЕ БАШКАРГАН ҖЫРЛАР МУЗЫКАЛЬ МӘЙДАНЧЫКЛАРДА ЧЫКТЫ
«Мелодия» Әлфия Авзалова һәм «Казан утлары» ансамбленең 1973 елда яздырылган җырларын музыкаль мәйданчыкларга чыгарды. Yummy Music лейблының креатив директоры Рәдиф Кашапов исә бу эштә эксперт буларак үз киңәшләрен биргән.
Әлфия Авзалова һәм «Казан утлары»ның язмасы алты җырдан тора: «Яшь гомер», «Әниемә», «Сагыну», «Идел буе каеннары», «Иркәм» һәм «Ник соңладың». Ансамбль 1960нчы еллар башында беренчеләрдән булып татар музыкасын яңа яңгырашта күрсәтә: гитара, барабаннар куллана… Моңа кадәр тамашачылар аны бары тик баян яки оркестр аккомпанементында тыңлаган.
«Мелодия» архивларында җырчының тагын берничә җыентыгы бар. Әлфия Авзалова фонды бүгенге көндә шушы мирасларны интернет киңлекләренә чыгару белән шөгыльләнә. Әлегә «Мелодия» 1950-1980 елларда СССРның рекорд-монополист студиясендә яздырылган 500гә якын татар җырларыннан торган исемлек бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 октября 2026 - 11:24
РАКЕТА КУРКЫНЫЧЫ БУЛГАНДА УКУЧЫЛАР НИШЛӘРГӘ ТИЕШ?
-
15 октября 2026 - 11:31
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНА РОССИЯ ХАЛЫКЛАРЫ ӘДӘБИЯТЫ ӘСӘРЛӘРЕ КЕРТЕЛӘЧӘК
-
14 октября 2026 - 11:42
ВУЗГА ИМТИХАНСЫЗ КЕРҮ МӨМКИНЛЕГЕ ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕНӘ ГЕНӘ КАЛЫРГА МӨМКИН
-
14 октября 2026 - 11:38
2027 ЕЛДАН ЮГАРЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЙӨКЛӘНЕШЕ КИМИЯЧӘК
Нет комментариев