КҮЗЛЕК – МАТУРЛЫКМЫ, ЗАРУРЛЫКМЫ?
Дөньяда миллионлаган кеше күзлек кия. Моннан берничә еллар элек кенә гадәти сыйныфта күзлек киюче 1-2 генә укучы булса, хәзер исә киресенчә, күзлек кимәүчеләр 1-2 укучы. Моның сәбәпләрен, белгечләр тормышыбызга көннән-көн үтеп керүче төрле гаджетларны чама белән куллана белмәүдән күрәләр.
Бүген күзлек һәм линзалар ясау табышлы индустрияга әверелде. Аларның нинди генә модельлары һәм формалары юк. Хәзерге вакытта күзлекләр, сумка һәм сәгатьләр кебек кирәкле аксессуар булып хезмәт итә. Заманча, төрле төстәге, формадагы, кысалы күзлекләр образны тулыландыра.
Идеаль модельны ничек сайларга соң? Беренчедән, йөз төзелешенә игътибар итәргә кирәк. Квадрат формадагы кысалы күзлек барлык йөзләргә дә килешә һәм ул рәсми кыяфәт өсти. Туры почмаклы формадагы күзлек, төгәллекне һәм җаваплылыкны аңлата, аны күбрәк офис хезмәткәрләренә киңәш итәләр. Ә бүгенге көндә яшьләр арасында, түгәрәк формадагы кысалы күзлекләр бик популяр.
Ләкин, дизайнерлар нинди генә формадагы күзлекләр тәкъдим итсәләр дә, минемчә, күзлек кию бер дә мәртәбә түгел, дөньяның матурлыгын ниндидер пыяла кысалар аша түгел, үз күзләрең белән күрү яхшырак! Шуңа күрә күзләрегезнең күрү сәләтен саклагыз!
Нәҗипова Илзия, 16 яшь, Казан шәһәре, Киров районы 15 нче татар гимназиясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев