КЫШ БАБАЙ ЮЛГА ЧЫККАН!
Бөек Устюгтан Кыш Бабай поезды Россия буйлап сәяхәткә чыкты! Вологда өлкәсе хөкүмәте хәбәр итүенчә, бу сезонда кышкы сихерченең тимер юл составы 19 вагонга кадәр арттырылган. Анда Кыш бабайның әкияти кабул итү бүлмәсе, вагон-ресторан, сувенирлар белән тулы вагон, хәтта уеннар һәм квестлар уздыру өчен вагоннар да бар.
Сәяхәт маршруты - Бөек Устюг - Владивосток һәм Владивосток - Бөек Устюг. Поездны БАМ (Байкал-Амур магистрале) шәһәрләре каршы алачак, кире юл Транссиб, Россиянең Европа өлеше, Санкт-Петербург һәм Мәскәү аша узачак. 29 октябрьдә исә Кыш бабай Иркутск өлкәсенең Тайшет станциясенә киләчәк.
Искәртеп узарга кирәк, Вологда өлкәсе хөкүмәте ярдәмендә РТЮ (Россия тимер юллары) компаниясе башлап җибәргән әлеге "Кыш Бабай поезды" проекты инде икенче тапкыр гамәлгә ашырыла. Узган ел кышкы сихерче 41 көн эчендә 36 шәһәр һәм 15 мең километр үткән булса, 2022 елда масштаб өч тапкыр диярлек арткан: 100 дән артык шәһәр һәм 33 мең километрдан артык юл. Кыш бабай үз якларына исә 15 гыйнвардан соң гына кайтачак дип фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 октября 2025 - 15:54
БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ БУЕНЧА РЕГИОНАЛЬ ЧЕМПИОНАТ
-
15 октября 2025 - 14:58
«АВАЗДАШ» ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНЕҢ АФИШАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
Нет комментариев