Белми калма


“Куркынычсыз тәгәрмәч” старт алды
16 апрельдә Казанда яшь инспекторлар хәрәкәтенең “Куркынычсыз тәгәрмәч-2019” шәһәр бәйгесе башланды. Анда 9-11 яшьтәге 90нан артык мәктәп укучысы катнаша.
Бәйгене оештыручыларның төп максаты – яшь җәяүле һәм велосипедчыларга, Юл йөрү кагыйдәләренә буйсынып, куркыныч хәлгә тарымый гына үз-үзеңне юлда тотарга өйрәтү; үз белем һәм тәҗрибәңне башка яшьтәшләреңә дә җиткерергә өйрәтү. Ә башкалада уза торган “Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесен елдагыча Казанның мәгариф идарәсе, ЮХИДИнең шәһәр бүлеге, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт оешмасының җирдле идарәсе, “Бөтенроссия автомобильчеләр җәмгыяте” Казан бүлеге оештыра.
Бәйгенең “2014-2020 елларда Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру” программасын тормышка ашыру кысаларында уздырылуын да искәртү урынлы булыр.
Катнашучылар шәхси һәм команда беренчелегендә көч сынаша. Ике көн дәвамында алар Юл йөрү кагыйдәсен белү, юлда зыян күрүчеләргә беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм махсус мәйданчыкта велосипед йөртү осталыгын күрсәтәчәк.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
26 августа 2026 - 11:17
1 СЕНТЯБРЬДӘН МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕС ВАКЫТЫНДА СМАРТФОН КУЛЛАНУ ТЫЕЛА
-
26 августа 2026 - 08:39
АБИТУРИЕНТЛАРГА УКУ КРЕДИТЫН ВУЗГА КАБУЛ ИТЕЛГӘНЧЕ ҮК БИРЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
-
25 августа 2026 - 15:59
ДИДЖЕЙ-СЕТ, ПОДКАСТ СТУДИЯСЕ ҺӘМ СВОП-МАРКЕТ: КАЗАНДА «СИН» КОНТЕНТ-ВЕЧЕРИНКАСЫ УЗАЧАК
-
25 августа 2026 - 11:34
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТАРИХ ТЕМАЛАРЫН ӨЙРӘНҮ ТӘРТИБЕН ҮЗГӘРТҮ ТЫЕЛА
Нет комментариев