Белми калма
Курчак театрында премьера: «Җырла, курай!.. Уйна, Шомбай!»
Курчак театры нәни тамашачылар өчен «Җырла, курай!.. Уйна, Шомбай!» дип аталган яңа спектакль әзерли. Ул татар әкиятләре буенча куелачак. Премьера 28 һәм 29 июнь көннәренә билгеләнгән.
«Әкият» татар дәүләт курчак театры татар әкиятләренә нигезләнеп яңа спектакль чыгара. Пьесада төрле жанрлардагы биш әкият кулланылган. Болар - «Шомбай», «Өч күгәрчен», «Зөһрә кыз», «Батыр тегүче» һәм «Сандугач» әкиятләре. Пьесаны татарчага Татарстаның халык язучысы Ркаил Зәйдулла тәрҗемә иткән.
Режиссер Светлана Дорожко куйган бу спектакльдә ир-атлар гына уйныячак. Спектакль ике труппада да чыгарылачак. Режиссер куелышта этник уен коралларын – гөслә, курай, думбыра, кубыз һәм дәфне куллана. Традицион көйләрне сайлау буенча фәнни консультант буларак командага Казан консерваториясе доценты Геннадий Макаров чакырылган. Ул артистларны этник уен коралларында уйнарга да өйрәткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
25 августа 2026 - 15:59
ДИДЖЕЙ-СЕТ, ПОДКАСТ СТУДИЯСЕ ҺӘМ СВОП-МАРКЕТ: КАЗАНДА «СИН» КОНТЕНТ-ВЕЧЕРИНКАСЫ УЗАЧАК
-
25 августа 2026 - 11:34
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТАРИХ ТЕМАЛАРЫН ӨЙРӘНҮ ТӘРТИБЕН ҮЗГӘРТҮ ТЫЕЛА
-
24 августа 2026 - 14:32
«ТАТАР КЫЗЫ» ХАЛЫКАРА БӘЙГЕСЕНЕҢ ФИНАЛЫ ТӨРЕКМӘНСТАНДА УЗАЧАК
-
24 августа 2026 - 10:53
ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ 9-11 НЧЕ СЫЙНЫФЛАРДА ГЫНА УКЫТЫЛАЧАК
Нет комментариев