Белми калма
КРЕМЛЬ ЯР БУЕНДАГЫ ӘКИЯТИ МӘЙДАНЧЫК КАЙЧАН АЧЫЛА?
Җиргә әле һаман да кар ятарга ашыкмаса да, календарь буенча күптән күңел Яңа ел көтәргә тиеш. Урамда кар яумау әле шушы тылсымлы бәйрәмне чигерергә сәбәп түгел. Кремль яр буенда быел да һәрвакыттагыча әкияти шәһәрчек төзиячәкләр.
Ул быел «Щелкунчик» әкиятенә нигезләнеп төзеләчәк. Шушы мәйданчык биш патшалыкка бүленәчәк (аларның барысын да шушы әкияттә очратырга мөмкин):
– Бәллүр чәчәкләр патшалыгы;
– Татлы ризыклар патшалыгы;
– Күңел ачу патшалыгы;
– Кар патшалыгы;
– Тычканнар патшалыгы.
Әкият мәйданчыгында Кыш Бабай штабы һәм почтасы да эшләячәк. Анда Кар патшалыгы урнашачак. Быел Кремль яр буена кабаттан чын төньяк боланнарын алып кайтачаклар. Керү – түләүле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 апреля 2026 - 10:21
V КАЗАН ЯШЬЛӘР САММИТЫ 40 ИЛДӘН 300 ДЕЛЕГАТНЫ ҖЫЯЧАК
-
29 апреля 2026 - 15:20
МАЙ БӘЙРӘМНӘРЕНДӘ ТАТАРСТАНДА ҺАВА ТОРЫШЫ НИНДИ БУЛЫР?
-
28 апреля 2026 - 12:15
КАЗАН МАРАФОНЫНА КИЛГӘН 42 МЕҢ ГАРИЗА РЕКОРД КУЙГАН
-
27 апреля 2026 - 11:45
КАЗАНДА 2 МЕҢГӘ ЯКЫН БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ВЕТЕРАНЫ ЯШИ
Нет комментариев