КҮП БАЛАЛЫ ӘТИЛӘР ПЕНСИЯГӘ ИРТӘРӘК ЧЫГА АЛАЧАК?
Удмуртия депутатлары Дәүләт думасына яңа тәкъдим белән чыккан. Алар күп балалы әтиләрнең пенсиягә чыгу яшьләрен киметергә сорый. Бу турыдагы закон проекты думаның документлар базасында инде урын алган.
Удмуртиянең Дәүләт Советы депутатлары фикеренчә, әлеге адым пенсия реформасы сәбәпле килеп чыккан җәмгыятьтә барган каршылыкларны киметергә ярдәм итәчәк.
Әлеге темага бәйле язылган аңлатма язуыннан өзек:
“Реформа сәбәпле килеп чыккан киеренке халәтне йомшарту максатыннан Россия президенты Владимир Путин кушуы буенча күп балалы аналарга (3 һәм аннан күбрәк бала табучылар) пенсиягә берничә ел алдан чыга алу мөмкинлеге тудырылды. Без тәкъдим иткән закон проектында исә сүз шушы ук мөмкинлекне күп балалы аталарга да тудыру турында бара. 3 тән күбрәк бала тәрбияләүче ата кешеләр өчен бу бик мөһим”.
С - Стабильлек
Документы төзүчеләр: “Башкалардан иртәрәк пенсиягә чыгу мөмкинлеге булу балалар санын арттыру өчен дә, гаиләдәге стабильлекне саклау өчен дә файдалы булачак”, - дип саный.
Искә төшерик
Искә төшерик әле: Россиядә пенсия мәсьәләсенә 2018 елның 3 октябрендә зур үзгәреш кертелде. Президент нәкъ менә шул көнне кулын куеп, карарны раслады. Үзгәрешләр нигезендә, хәзер пенсия яше 5 кә артты: ир-атлар өчен – 60тан 65кә, хатын-кызлар өчен – 55тән 60ка үзгәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев