КОРОНАВИРУС КАЙЧАН ЧИГЕНӘЧӘК?
А.Н.Бакулев исемендәге хирургия үзәге президенты, “Лига здоровья нации” иҗтимагый оешмасы президенты, академик Лео Бокерия коронавирус пандемиясенең тәмамлану вакытына бәйле прогноз белән бүлеште.
Академик фикеренчә, без җәй азагына әлеге вирусны җиңәчәкбез.
Роспотребнадзор җитәкчесе Аннан Попова хәбәр итүенчә, Россиядә коронавирус белән бәйле ситуация стабильләшкән, киләчәккә күзаллаулар стабиль һәм өметле, 44 регион чикләүләрне киметү этабына әзер.
Шулай ук, Анна Попова Россиядә тәүлек эчендә коронавирус белән чирли башлаучылар саны кимесә дә, үлүчеләр саны пик чоры белән чагыштырганда артыграк булачак, чөнки эпидемия вакытында үлүчеләр саны буенча иң югары нокта соңрак, вирусның пик чоры үткәннән соң башлана.
Бүгенге көнгә Россиядә 344 мең авыру очрагы теркәлгән, 113 мең кеше терелгән, 3541 кеше үлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
5 марта 2026 - 12:42
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАРТ АЕНДА КЫҢГЫРАУ ЧЫЛТЫРАВЫ КЛАССИК МУЗЫКА БУЛЫП ЯҢГЫРАЯЧАК
-
4 марта 2026 - 13:38
РОССИЯКҮЛӘМ ФИНАНС ГРАМОТАЛЫЛЫК БУЕНЧА ОНЛАЙН-ОЛИМПИАДА БАШЛАНДЫ
-
3 марта 2026 - 12:57
2027/28 УКУ ЕЛЫННАН 9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ТАРИХ БУЕНЧА МӘҖБҮРИ ИМТИХАН КЕРТЕЛӘЧӘК
-
2 марта 2026 - 11:06
14 ЯШЬКӘ КАДӘРГЕ БАЛАЛАРГА СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРДӘ ТЕРКӘЛҮНЕ ТЫЯРГА МӨМКИННӘР
Нет комментариев